Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Тырыш хезмәт белән яуланган хөрмәт

Һәр төбәкнең гомер буе кешеләр мәнфәгатен кайгырткан һәм үзенең намуслы хезмәте белән зур хөрмәт казанган шәхесләре була. Бүгенге язмабыз да эш күрсәткән ир-ат – җаваплы һәм катлаулы хезмәт юлы үткән райондашыбызга багышлана.

    Шәмәрдәндә яшәүче Рафаэль Хәбибуллин бу көннәрдә кү­ңеленнән гомер йомгакларын сүтә, үтелгән  елларына нәтиҗә ясый. Шунысы куанычлы: узылган тормышының кайсы гына чорын алсаң да горурланып сөйләрлек эш-гамәлләр белән үрелгән.  Ягъни,  ил гаме белән яшәлгән. 1939 елда Шәмәрдәндә дөньяга килгән егеткә  гомере буе туган төбәгенә хезмәт итү бәхете  насыйп бу­ла.  Шәмәрдән урта мәктәбен   тәмамлаганнан соң техникумда белем алып, телевышкада радиоинженер  вазифасына алына.  Яшь белгечтән бу җаваплы хезмәттә  күпме көч соралганы аңлашыла, биредә 23 ел эшләргә туры килә. Үзен булдыклы ир-егет, яхшы оеш­тыручы итеп таныткан   Рафаэль Шәйхулла улын 1980 елда  райкомның беренче секретаре  Камалов  күрсәтмәсе белән   Шә­мәрдән сельпосына рәис итеп билгелиләр.  Тормышындагы бу кискен борылыш алдында бераз икеләнеп калса да , каршы торырга урын калдырылмый.  Җиң сызганып бөтенләй чит, таныш булмаган  сәүдә эшенә алына ул. Иң беренче чиратта   Шәмәрдән сельпосына караган 27 кибетне  товар белән тәэмин итү,  товар әйләнешен яхшырту  бурычы куела.   Үзенә тапшырылган  ышанычны һәрвакыт  акларга өйрәнгән Хәбибуллин бу юлы да кыйбласыннан тайпылмый.   Предприятие иң алдынгы урыннарга күтәрелә.   Сәүдә эшендә кайнап  төрле чор узыла.  Әмма киштәләрнең буш булуына бервакытта да  юл куелмый.  Шулай ук кибетләрне яңарту,  сәүдә нокталарын арттыру бурычы да көнүзәк мәсьәләгә әверелә. Шәмәрдәндәге “Универмаг” бинасы  яныннан  Рафаэль Шәйхулла улы  бүген дә зур горурлык белән уза. Чөнки әлеге бинаны төзегәндә түгелгән көчне, күпме ишекләрне шакырга туры килгәнен ул үзе генә белә. Җитәкченең тынгысызлыгы, булдыклылыгы нәтиҗәсендә ике ел дигәндә сафка баса ул. Шулай ук  ул чорда Явлаштау,  Курсабаш, Шекше,  Эзмә авылларында да  да кибетләр   ачыла.  “Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелүе   аның сәүдә хезмәтенә багышланган 25 еллык эшчәнлегенә зур бәя булып тора. 

Рафаэль Шәйхулла улына ты­лының ныклы булуы да зур  биеклекләргә ирешергә ярдәм итә. Алар тормыш иптәше  Римма ханым белән  60 елдан артык гомер кичереп,  ике бала тәрбияләп үстергәннәр.  Узылган гомернең заяга үтелмәве,  халык күңеленә уелырлык  эшләр башкарылуы   язмам героеның  бүгенге тормышын тагын да  ямьлерәк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев