Уку да, шөгыль дә, осталык та бергә
Балалар техник иҗатына ярдәм итү, үстерү буенча район фестивале узды
Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми ди, халык мәкале. Һөнәр белән танышу, гомумән, хезмәткә тартылу- мәктәпкәчә яшьтән башланырга тиеш, диләр белгечләр дә. Балаларга һөнәри юнәлеш бирү, ягъни һөнәр сайлауда дөрес юлны билгеләү әти-әниләргә генә түгел, җәмгыять өчен дә бик мөһим.
Районыбызда 2019 елдан гамәлгә ашырылучы «Saba Balahoner «һөнәрләр шәһәре» программасы, шулай ук ил күләмендә узучы «Яшь мастер» («BabySkills») чемпионаты да балаларга һөнәри осталыкларны, башлангыч белемнәрне ныгыту өчен зур мөмкинлекләр ача. Быелгы фестиваль яңачарак форматта – Саба урта мәктәбе базасында узуы белән үзенчәлекле булды. Чемпионатның 6 нчы төбәк һәм 5 нче төбәкара этапларында җиңүгә ирешкән укучыларны район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. “Белем алу һәм һөнәрле булу- бер-берсенә нык бәйләнгән. Яхшы һөнәр иясе булу өчен тырышып укырга, үзеңне менә шундый зур ярышларда сынап карарга һәм матур нәтиҗәләргә ирешергә кирәк. Киләчәктә дә мондый җиңүләрегез күп булсын”, -дип, укучыларга зур үрләр яуларга, район гына түгел, республика данын күтәрергә чакырды район башлыгы. “Оста пешекче", “3D дизайн", ”Чәчтараш сәнгате”, “Туризм”, “Фермерчылык челтәре”, “Цифрлаштырылган игенчелек”, “Агророботлар”, “Кирпеч салу”, “Йөк машинасы йөртүчесе” һәм тагын уннан артык компетенцияләрендә төбәк һәм төбәкара этапларда алдынгы урыннарны яулаган укучыларга Мактау кәгазьләре һәм акчалата призлар тапшырылды. Сабаның «Шоколад» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Россиянең инженер кадрлары» халыкара Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү технологик конкурсында катнашып, “Икаренок”лар категориясендә республика этабы призерлары һәм Чиләбе шәһәрендә узган конкурс финалында «Яшь инженер» номинациясендә җиңүгә ирешкәннәр иде. Балалар тренерлары белән берлектә конструкторлар ярдәмендә заманча боз сараеның проектын төзеп, робот техникасы белән боз ясау машинасы өчен программа уйлап тапканнар. Чара барышында алар да сәхнәгә чакырылып тәбрикләнделәр. Тантанада һөнәри осталык буенча «Профессионаллар 2025» чемпионатының төбәк этабында уңышка ирешкән укучылар да хөрмәтләнде. 2024-2025 уку елы нәтиҗәләре буенча күчмә Кубок иң күп ярышларда катнашып җиңү яулаган Шәмәрдән "Үсеш" лицее укытучысы Павел Осиповка тапшырылды.
Бәйрәмнең икенче өлеше мәктәпнең спортзалына күчте. Биредә бигрәк тә малайлар өчен кызыклы чара – пилотсыз очу аппаратларының күрсәтмә чыгышлары тәкъдим ителде.Очу тизлегенә күз иярмәс дрон белән идарә итү осталыгын Казан кунагы – Россия чемпионы Булат Нургалиев күрсәтте. Бу күрсәтмә чыгышлар укучыларның үзләре өчен дә бик кирәкле һәм вакытлы булып чыкты. Чөнки күбесе – районыбызда беренче тапкыр узучы “САБА-дрон” ярышында көч сынашучылар. “Әлеге ярышлар районыбыз өчен зур яңалык. Без мәктәбебездә бу юнәлештә әле ярты ел гына шөгыльләнәбез. Шулай да күпмедер уңышларыбыз бар, балалар осталыкларын төрле бәйгеләрдә чарлыйлар, тәҗрибә туплыйлар, өйрәнәләр. Бүгенге бәйгедә 50гә якын укучы катнашачак. Мәктәпләргә, түгәрәк җитәкчеләренә, укучыларны әзерләүче өстәмә белем бирү укытучыларына зур рәхмәт. Бу очрашу уңышлы һәм дәвамлы булсын”, – ди укучыларны ярышка әзерләүче-Икшермә-кадет мәктәбе укытучысы Илнат Хәсәнов. Ярышлар кече, урта һәм өлкән класс укучылары арасында барды. Балалар дрон белән идарә итүдә төрле ысуллар, комбинацияләр күрсәттеләр, иптәшләренең чыгышларын да кызыксынып карадылар. Команда ярышларында 1 урынга – Икшермә кадет мәктәбе укучылары, 2 урынга – Саба урта мәктәбе, 3 урынга Югары Симет урта мәктәбе укучылары лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев