Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба ветераннары спортта зур уңышлар яулый

Районыбыз инвалидлары һәм ветераннары төрле республика ярышларында актив катнашалар.

  Казанда  үткәрелгән голбол чемпионатында егетләр  командасы призлы  3нче урынны алды. (Голбол начар  күрүчеләр  өчен  уйлап  чыгарылган.  Эчтәлеге тавыш  чыгара торган тупны көндәшеңнең  капкасына кертүдән гыйбарәт. Һәр командада  өчәр кеше  уйный). 

Мамадышта инвалидлар арасында  чаңгыда  5  километерлы дистанциядә узышу буенча  республика  чемпионаты һәм беренчелеге  үткәрелде. Һәр спортчы үз  төркемендә катнашты.  Ягъни  күрү, ишетү, терәк-хәрәкәт аппараты кимчелекләре буенча  бүленделәр.   Шулай ук махсус  хәрби операциядә катнашкан ирләр өчен аерым ярыш үткәрелеп, Сабадан Илдус Рәфыйков – 1нче, Рифат Рәшитов 2нче  урыннарны   яуладылар.  Үз  төркемнәрендә Рөстәм  Заһидуллин (Лесхоз),  Илфир Мөхәммәтов (Саба) – 1нче, Камил Фәйзетдинов (Саба), Илшат Мирзаәхмәтов (Килдебәк) – 2нче,  Нияз Шаманов (Сабабаш) 3нче  призлы  урыннарны алдылар.   Команда исәбендә район егетләре 1нче  урынга лаек булдылар.

 Казанда “Буыннар элемтәсе” республика шахмат турнирының  финалы  булды.  Ярышта әби-бабай, әти-әни һәм онык бер команданы тәшкил итеп,  алар район, зона этабында  җиңүче булырга тиеш  иде.  Безнең районда үткән  ярышларда  уңышка  Тимершыктан Шакировлар гаиләсе иреште.  Шамил (бабай), Рафил (әти), Зәлия (онык) финалда да мактарлык  уен   күрсәттеләр. Рафил әтиләр арасында 2нче призлы  урынга   чыкты.

Әлеге турнир “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан бүлеге тарафыннан  оештырылды.  Киләчәктә тагын өлкәннәр  өчен “Сканданавия йөреше” һәм иң зурысы “Өченче буын” спартакиадасы  көтелә. Пенсионер спортчыларыбыз,  аеруча йөзү, йөгерү осталары инде  планлы әзерлек  алып баралар. Дартс, мылтыктан ату, өстәл теннисы һәм башка  төрләрдән максатчан  күнегүләргә  керешү зарур. Март аенда  ветеран җиңел атлетлар Тула шәһәрендә үтәчәк Россия чемпионатына әзер­­­ләнәләр.  Аларга уңышлар те­ли­без.

Рәшит Кәримов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев