Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

9 Май – Җиңү көнендә Сабада 5 меңгә якын кеше парадка чыкты

Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын районыбызда бәйрәм парады, хезмәт коллективлары митингы, һәйкәлләргә чәчәкләр салып һәм агачлар утыртып билгеләп үттеләр.

 

 

Илебезнең  барлык төбәкләрендә кебек үк,  9 майда  районыбызда тантаналы чаралар үткәрелде. Сабалылар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм парады, хезмәт коллективлары митингы, һәйкәлләргә чәчәкләр салып һәм агачлар  утыртып билгеләп үттеләр. Быел парадка барысы 54 оешма –учреждениеләр-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, кадетлар колоннасы, яшьармиячеләр, “Кайнар нокталарда” булучылар, чик буе, артиллерия, ракета гаскәрләрендә, Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәннәр, язгы чакырылыш армия хезмәтенә китүчеләр чыкты. Моннан тыш быел  колоннаны авыл (шәһәр) җирлекләре делегацияләре дә тулыландырды. Шулай ук сабалыларның яу кырында һәлак булган әти-бабаларның  портретлары да  урамнар буйлап  үтте.  Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре җиңел һәм йөк машиналарын пулеметлар  куелган, ”Катюша”лар урнаштырылган, пушкалар, кыр  кухнялары  тагылган  хәрби техникага әверелдергәннәр иде. Парадны Олы Кибәче авылы эшмәкәре Рифкать Шәфыйков алып килгән ретро мотоцикллар бизәде. Эшмәкәр үзе  солдат киемендәге өч  кечкенә оныгы белән колонна буйлап җәяүләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев