Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде
Район яңалыклары

Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен “Саба” җәмгыяте тракторчылары Фаяз Зөфәр улы Заһидуллин; Илһам Искәндәр улы Шәвәлиев; “Туган Як” җәмгыяте тракторчысы Илназ Нәкыйп улы Маликов; “Шытсу” җәмгыяте машина йөртүчесе Илгиз Хәкимулла улы Хәмидуллин; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Нырты” җәмгыяте өлкән умартачысы Фәнил Миннәхмәт улы Хафизов; агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә керткән шәхси өлеше өчен "Мелиорация" механикалаштырылган күчмә колоннасы директоры урынбасары Илдус Ислам улы Талипов; халыкны социаль яклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты» тәрбиячесе Айсылу Мөбарәкҗан кызы Сибгатуллина; “Балкыш “тернәкләндерү үзәге” өлкән шәфкать туташы Алсу Данис кызы Шәрәфетдинова; торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе”акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рәфис Рәлиф улы Нуруллин; төзелеш тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен “159 нчы күчмә механикалаштырылган колонна” җәмгыяте КамАЗ йөртүчесе Азат Әһлиулла улы Нәбиуллин; агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен "РЕМСЕРВИС" җәмгыяте җитештерү начальнигы Ленар Яхъя улы Хәйбриев; физик культура һәм спорт өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен “САБА-АРЕНА “Спорт мәктәбе” директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Диләрә Мөхәммәтфәнис кызы Котдусова;  күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм салым системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара инспекциясе баш дәүләт салым инспекторы Клара Рифкать кызы Мөбәрәкшина; җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Әхмәтгали улы Гәрәев; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен «Мөхәммәтшин З. З.»крестьян (фермер) хуҗалыгының терлекчелек комплексы башлыгы Илдар Шамил улы Галимуллин; "Юлбат" җәмгыяте ветеринария табибы Ренат Габделәхәт улы Гыймадиев; “Шытсу” җәмгыяте сыер савучысы Илсөяр Вәкыйп кызы Фәрхуллина; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Саба» җәмгыяте зоотехнигы Ранур Хашим улы Баһавиев; халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Яшен" җәмгыяте машина йөртүчесе Илдус Сәйфулла улы Кәримуллин  Саба муниципаль  районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев