Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәтең булса салада, хөкүмәт йортын да сала...

Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы дисәләр дә, әлеге зур эшкә тотынучылар аның кыенлыклары турында үзләре генә белә.

Авыл җирлегендә хез­мәт куючы яшьләрнең тор­мышын кайгырту нис­бәтеннән, төрле дәү­ләт  программалары эшләп килә. Шуларның берсе - 80/20 программасы авыл халкының тор­мыш дәрәҗәсен һәм мәшгульлеген артты­руга юнәлдерелгән. Ти­­мер­шык авыл җир­легендә дә әлеге программа нигезендә бы­ел 6 йорт төзү план­лаш­тырылган. “ПМК – 159” җаваплылылгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан төзелүче йортларның икесе – 72, ә берсе 90 квадрат метрлы.

Программада авыл хуҗалыгы тармагында һәм бюджет өлкәсендә эшләүче гаиләләр катнаша ала. Төп таләп- 5 ел авыл җирлегендә эшләү һәм яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлү. Алга таба ул әлеге йортны үзенә рәсмиләштерә ала, ягъни бәясенең 10 проценты, ә 10 елдан соң бөтенләй 1 проценты белән сатып алырга хокуклы. Программа таләбе буенча, яшәү мәйданы бер кешегә 18 квадрат метрдан артык булмаска тиеш. Төзелеш мәйданы гаиләдәге кеше санына карап билгеләнә. Бюджет хисабыннан 80 процент күләмендә субсидия бирелә, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана. Проектка килсәк, мәйданы 90 квадрат метрлы өйдә 3 йокы бүлмәсе, аш һәм юыну бүлмәләре, мунча бар. Хәтта капка-коймасын да эшләп бирәләр. Гомумән әйткәндә, бөтен уңайлылыклар да тудырылган. Яшьләргә авылда калып эшләргә һәм яшәргә менә дигән мөмкинлек бу.

“80/20 программасы нигезендә эш­ләнүче өйләргә су, газ, ут кертелгән, канализация чыгарылган. Август аена бөтен эчке эшләрне башкарып, Ти­мершыктагы әлеге 3 йортны да тапшырырга планлаштырабыз”, –  ди “ПМК – 159” җаваплылыгы чикләнгән җәм­гыяте прорабы Ильяс Фатыйхов.

Тимершык авылында яшәүче 3 гаилә йортлы булачак. Ләйсән һәм Марсель Нурәхмәтовлар 4 малай үстерә. Гаилә җылысын саклаучы Ләйсән ханым декрет ялына хәтле Тимершык “Кояшкай” балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләгән. Кече улына 3 ай.

“Яшь гаиләләргә этәргеч бирүләре һәм безне шулай зурлап иркен, якты, бар шартлары да тудырылган матур өйләр белән тәэмин итүләре өчен дәүләткә, җитәкчеләргә, төзүдә катнашкан һәрбер кешегә чиксез рәхмәтебезне белдерәсебез килә”, –  ди Ләйсән ханым Нурәхмәтова.

Альмира Мәүлетова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев