Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Яңгыр иртәрәк яуса, солы тагын да уңасы иде"

Беренчелек - Айдар Шакировта. Ул 5578 центнер ашлык суктырып, “Шытсу”да комбайнчылар ярышын әйди

Хуҗалыкларда урак  әкрен­ләп ахырына таба якынлаша. Районда барлык иген мәйданнарының 88 процентында  уңыш җыйнап  алынган, тагын 2648 гектарда (11 августка)   бөртекле  культураларны  суктырасы  калган. Эшне беренче  булып  төгәлләгән “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгыннан соң, “Юлбат”, “Мәртен”, “Симет”,  “Курсабаш” җәмгыятьләрендә дә финиш сызыгына чыктылар. “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесендә дә алдынгылардан  калышмыйлар. Без игенчеләрне сынаган  коры  ел  урагы турында   язмаларны даими биреп барырга тырыштык. “Шытсу”да  эш барышы белән дә кырларга  чыгып таныштык. Комбайннар  куптарган  тузан Елыш  авылы  янындагы басудан   күтәрелә   иде.  Туксан гектарда үстерелгән  солыны 9 метрлы “Челленджер” ургычы белән  Флер Гомәров теземнәргә  салган. Хәзер кырга Хаҗип Дәүләтшин, Айнур  Шәрипов, Айдар Шакиров “Акрос” һәм  “Дон комбайннары белән  кергән. Ярдәмчеләре Фәнис Шакиров, Рәхимҗан Шәңгәрәев та  яннарында.  Араларында  иң  өлкәне Хаҗип Дәүләтшин  үзенә  булышчы итеп көллияттә  укучы улы  Илсафны  алган. “Егет практика  үтә, икенче  ел бергә эшлибез. Үземә 27нче ел китте. “Акрос”ыма 14  ел була. Әйбәт  комбайн, мактасаң  да ярый”,– ди тәҗрибәле механизатор. Солының башаклары елына   күрә шактый эре күренә. “Уртача 16-18 центнер уңыш  чыгар  дип торабыз. Июль башында яуган  көчле  яңгырдан  соң астан шытым җибәрде. Хәзер ул ашлыкның дымлылыгын  арттыра. Шул  яңгыр иртәрәк  яуса, солы тагын  да уңасы   иде“,– ди баш агроном  Рөстәм Шәрәфиев. Иң  күп  уңышны  (19,8 ц.) “Экада-109”  сортлы  язгы  бодай  биргән.

Ындыр табагына кайткан 1365,1 тонна ашлыктан  чыгып исәпләсәң, хуҗалыкта  уртача  уңыш 10,4 центнер тирәсе тәшкил итә. Агроном  солының гектар  чыгышы әлеге   күрсәткечне  яхшыртыр дип   өметләнә. Комбайнчыларның әле тагын 60 гектарда тезем­нәргә  салынган  “Раушан”  сортлы арпа һәм 52 гектарда солылы виканы орлыкка  суктырасылары бар.  Шуңа бер минутны да әрәм итәселәре  килми. Күмәк  фотога төшерү өчен туктап торган арада да “Интернет  яңгыр   күрсәтә”,–  дип тизрәк кыр  корабларына  ашыктылар.  Ашлыкны Югары Шытсу ындыр табагына ташый башлагач, шоферлар Данис  Салихов, Ринат Кәлимуллин өчен ара  ерагайган, бункерлар тулганчы   килеп  өлгерергә  кирәк.

 Хуҗалыкта   көзге чәчү өчен дә җир әзерләнгән. “Арышны – 557,  бодайны 62 гектарда чәчәчәкбез. Орлык  агулау препаратлары  кайтты. Иртәгәдән эшкәртә башлыйбыз”,– диде  Рөстәм Шәрәфиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев