Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яркәй кызы Гөлзифа

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан Сабада үткәрелгән чарада катнашучылар ара­сында бер мөлаем ханым да бар иде. Ул җырларга кергән Яркәй каеннарының шаулавын тыңлап үскән Гөлзифа Әһли кызы Нурисламова булып чыкты. Язмышы Уфа медицина институтын тәмамлаган яшь табибәне Татарстанга китергән һәм хәзер ул районыбызда сугыш барган Әфганстанда хезмәт һәм гражданлык бурычын үтәгән бердәнбер хатын-кыз.

...1975 елда Шәмәрдәнгә Вологда өлкәсеннән кузгалып, 18 сәгать юлда булган «ЗИЛ» йөк автомобиле килеп туктый. Аннан ире Ришат белән өч айлык кызы Гүзәлне күтәргән Гөлзифа ханым төшә. Гаилә башлыгы ялан кырда төзелә башлаган газ кудыру станциясе инженеры итеп билгеләнгән Нурисламовларның Шә­мәр­дәндәге тормышы әнә шулай башлана. Башта чит кешегә фатирга керергә туры килә. Гомумән, ул елларда көнкүреш уңай­лыклары турында уйларга вакыт булмый әле. Тормыш иптәше илкүләм әһәмияткә ия булган төзе­леш мәйданыннан кайтып керми. Декрет ялы бетеп, Шәмәрдән участок

хастаханәсендә эшли башлаган Гөлзифа ханымны да тимер юлның аргы ягындагы барак тибындагы агач биналар каршылый..

Тулырак "Саба таңнары" газетасының 6 нчы март санында укый аласыз.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев