Югары Шытсуда киез итекләр киеп туп типтеләр
Бүген Югары Шытсу авылында Яңа ел каникуллары чаралары кысаларында киез итекле футбол ярышы оештырдылар.
Бүген Югары Шытсу авылында Яңа ел каникуллары чаралары кысаларында киез итекле футбол ярышы оештырдылар. Барысы алты команда катнашты. Ярыш чыгымнарын Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан кибетләр – турнирның спонсорлары Айдар Мостафин, Нуриев, Сөнгатуллин, Хидиятуллин, Габдрахманов шәхси предприятиеләре күтәрде. Укучылар арасында 1нче урынны Югары Шытсу, 2нче урынны Түбән Шытсу командалары алды. Зурлар арасында Сабадан килгән кунаклар һәм Шытсу яшьләренең берләштерелгән командасы җиңү яулады. Икенче урында – Югары Шытсу, 3нчедә – Елыш, дүртенчедә – Түбән Шытсу футболчылары. Ярышта тумышы белән Югары Шытсу авылыннан булган яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов та катнашты. Җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталар һәм акчалата призлар тапшырылды,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев