Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты-интернатында үткәрелгән чаралар

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында саф һавада сәламәтлек сәгате.

21нче май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында". Тәрбияче Тимергалиева Ильхамия "Саф һавада сәламәтлек сәгате” дигән чара үтте.

Чараның максаты: саф һавада балаларның сәламәтлеген ныгыту.

Дәрес башында тәрбияче балаларны дәреснең темасы белән таныштырды, сәламәтлек турында әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдән соң балалар туплар белән уйнадылар, атынгычта атындылар. Дәрес ахырында без балалар белән камилләштерүче уеннар уйнадык, уен азагында балалар дәрестән канәгать калдылар.

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында "Безнең интернат чәчәкләре» утырту һәм аларны көн саен карау эшләре

Май ае-язның иң гүзәл, иң матур ае. Бар дөнья иң элек яшеллеккә күмелә аннан соң ак күлмәген кия, ә инде җәйгә якынлашканда бар дөнья аллы-гөлле төскә керә башлый. Бар тереклек җанлана. Иртәгегә калдырып булмый торган кызу эшләр башлана. Җир казу, яшелчә утырту, чәчәкләр утырту, берсен дә кичектереп булмый.

Безнең Югары Утар балалар йортында да эшнең гөрләгән чагы. Бакчабыз инде күп еллар үзенең гүзәллеге белән тирә-юньдә дан тота. Матур куаклар, җимеш агачлары, төрледән-төрле чәчәкләр утыртып бакчабызны гүзәллибез. Бу әлбәттә бик күп көч һәм тырышлык сорый. Хезмәттән бер кеше дә читтә калмый.

Балалар йортында тәрбияләнүче балалар да бу эштә бик теләп катнашалар. Бик яратып һәм кызыксынып эшлиләр. Менә бүген дә алар тәрбияче апалары Зиннурова Йолдыз белән бакчаны матурлауга үз көчләрен керттеләр."Хезмәт кешене бизи"-дигән мәкальдәгечә, тәрбияче апалары аларны эшне сөяргә, тырыш булырга, бу эшләрне башкара белү аларга алдагы тормышларында кирәк булырга мөмкинлеген аңлатты. Балалар эшнең серенә төшенәләр, чәчәк исемнәрен истә калдыралар, һәм башкарган эшләренең нәтиҗәсен күреп сөенәләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев