"Җыясы ризыгыбыз шушындадыр" яки Сабир белән Сәяхәтнең Сабадагы сәяхәтләре
Сәяхәт дип әйтү бик дөрес тә булмас. Саба төбәгенә кыюсыз гына аяк баскан Мәхмүтовлар биредә инде алтынчы җәен уздыра. Ә Татарстанга мөһәҗир булып килгәннәренә ике дистә елдан артып киткән. Башта Казан шәһәрендә яшәсәләр, бүгенге көндә районыбызның Алан-Елга авылында үз йортлары белән матур гына гомер итеп яткан көннәре. Таҗикстанда туып үскән бу гаиләне ата-бабалары торган җирне калдырып, чит дәүләткә чыгып китәргә нәрсә мәҗбүр иткән?
Аларның да Таҗикстандагы зур нәселләрен 1990 елларда гражданнар сугышы төрле якка тарата. Әтиләре гаиләсен алып иң башта Әфганстан җиренә күчеп китә. Гаиләдә 6 бала. Ул чакта күргәннәрне хәзер дә яман төш кебек искә ала Сабир. Туган нигезләренә дөньялар тынычлангач, 5 елдан соң гына кайту насыйп була. Йортлары гына түгел, бөтен авыл хәрабә астында. Тормышны яңадан башларга туры килә. Әти кеше акча эшләү нияте белән татарлар, мөселманнар мәркәзе дип ишетеп белгән Казан шәһәренә юл тота. “Мин дә укуымны төгәлләү белән әти янына килдем,- дип искә ала ул чакларны Сабир. – Әти белән базарда бер туганыбызга җиләк-җимеш сатарга булыштык. Тиздән безгә бертуган энем Закирҗан да килеп кушылды. Әмма аның Казанга килү нияте эшләү түгел, дини гыйлем алу иде. Үз тырышлыгы белән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керде, аны тәмамлагач, Диния Нәзарәте юлламасы белән Карелиягә китте, хәзер мөфтияттә эшли, республикада таҗиклар диаспорасын да җитәкли”,– ди Сабир энесе өчен горурланып. Алан Елга авылына килеп урнашуларына да шул туганы сәбәпче була. Мәдрәсәдә бергә укыган шушы авыл егете белән дуслашып, ул аларга буш торган йортны сатып алырга ярдәм итә. Шулай итеп Сабир белән Сәяхәтнең татарлар арасындагы тормышлары каладан салага күчә. ”Дөресен генә әйткәндә, башта ияләнүе кыенрак булды. Авыл кешеләре дә шикләнеп карады булса кирәк, берара әллә кире китик микән дип тә уйладык,- дип дәвам итә Сабир.– Аннары әкренләп ияләштек. Бик тырыш халык яши бу якларда. Динне хөрмәт итәләр. Быел мәчеттә авыл имамына тәравих намазы үткәрергә ярдәм иттем, җәмәгать белән ара тагын да якынайды, ифтар да оештырырга насыйп булды. Аннары балалар да тиз үз иттеләр бу авылны. Улларыбыз Муса, Йосыф, Юныс, Якуп хәзер татарчаны су кебек эчә, 1 яшьлек кызыбыз Аишәнең дә беренче атлап китүләре шушы як туфрагында насыйп булган икән”,–ди бәхетле ата. Тормыш иптәше Сәяхәт ханым ул арада улларының мәктәптә яхшы укулары турында, 7нче сыйныфта белем алучы Мусаның татар теле буенча республика олимпиадасында катнашуын да шатланып уртаклаша. Әңгәмә вакытында малайларны мин дә татарча сөйләштереп карадым. Чатнатып җавап бирәләр. Күңелле инде. ”Безгә татарча авырданрак бирелә, балаларга карап өйрәнәбез инде, сөйләшмәсәк тә, аңлыйбыз”,- ди Сәяхәт ханым. Авылга күчкәч тә, җиләк-җимеш бизнесын ташламый Сабир. Әле җәелдереп тә җибәрә. Район үзәгендәге бер кибеттә сәүдә ноктасы тота. “Таҗикстанда әтинең фермер хуҗалыгы бар, 8 гектар җирендә миндаль, мамык, слива, персик үстерә, безгә дә җибәрә, бүген кибетемдә 300гә якын төр җиләк-җимеш һәм башкасы бар”-ди ул. Моннан тыш үз бакчасында җитештергән кыярны Казан базарына алып барып сата. Улы Муса белән бакча якларында 50гә 10 метр зурлыгында парник эшләп куйганнар. Көненә 450 килограмм кыяр җыеп алалар икән. “Март башында ук чәчәбез орлыкларны, кешедә юк вакытта безнеке җитешә инде,- ди канәгать елмаеп Сабир ,- Киләсе елга мәйданын ике тапкырга зурайтырга исәбем. Суны да елгадан кудыртасы иде, алайса бу айда гына да 6 мең сум акча түләдем”- ди. Хәер, хыялында әле болар гына түгел. “Йортыбыз кечкенә инде, балалар үсә, зуррак мәйданлы торак кирәк. Киләчәктә ничек тә зур өйле буласы иде. Энем үзе янына Карелиягә чакыра, аңа, юк инде, китмибез дидем, Аллаһ җан биргәнгә юнь бирә ул, җыясы ризыгыбыз шушындадыр, балалар белән һәр намаздан соң бүгенге көнебезгә шөкер кылып, алда барда яхшы буласына өмет итеп дога кылабыз”-ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев