Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Заказлары арта бара

Олы Кибәче авыл җир­ле­гендә үзмәшгульлекне үстерү юнәлешендә даими эш алып барыла. 2019 елда һөнәри керемгә 10 кеше салым түләсә, былтыр аларның саны 25кә җиткән. Үзмәшгульләр техник хезмәт күрсәтү, такта яру, өйләргә эчке ремонт ясау, кул эшләре, кондитер ризыклары пешерү, массаж ясау белән шөгыльләнәләр. Кече Кибәче авылында яшәүче Айсинә Гайнетдинова исә кулинария юнәлешен сайлаган: нинди төр ашамлыклар бар, барысын да пешерә, кияү-килен күчтәнәчләре әзерли, моннан тыш сөт продуктлары да ясый.

Педагогия көллиятендә укыган, югары уку йортында методист-оештыручы һөнәрен үзләштергән Олы Тиләҗе авылы кызы Казанда тәрбияче булып эшләгәндә дус кызы белән Кече Кибәчегә кунакка кайтып йөри. Шунда Илнар белән таныша. 2004 елда гаилә коралар. “Кияүгә чыккач, Олы Кибәчедә клуб мөдире, Баландыш авылында тәрбияче булып эшләдем. Үзмәшгульлек программасы гамәлгә куелгач, башка уй керде. Үз эшемне башлыйсым килде. Ирем белән киңәшкәннән соң салым органында үзмәшгуль булып теркәлдем. Әзерлегем бар иде. Кечкенәдән аш-су осталыгына, пешерү серләренә әниемнән өйрәндем. Камыр изәргә керешсә, гел янында бөтерелә идем. Апам һәм энем – өчебез дә хезмәт сөю­че гаиләдә тәрбияләндек. Эштән курыкмагыз, эш сездән өркеп торырга тиеш, дигән сүзләрне еш ишетеп үстек. Акыллы киңәшләре өчен без әтиебез белән әниебезгә бик рәхмәтле”,– ди Айсинә.

Гайнетдиновлар малларны күп асрыйлар. Өч сыерлары бар. Башта сөтләрен бары тик саталар гына, аннары Айсинә аның бер өлешен чимал буларак файдалана башлый: эремчек, сөт өсте, каймак ясый, тура кайната, кыскасы, барысын да булдыра. Әзер продукцияне авылдашларына тәкъдим итә. Сөт продуктларын сатып алучы клиентлары көннән-көн арта бара. Заказларны да биреп кенә торалар. Беренчедән, сыйфат яхшы, экологик чиста продукт. Икенчедән, җирлек башлыгы Айрат Сафин әйткәнчә, кайбер йортларда сыер асраудан туктап, сөт продуктларын сатып алуны кулай күрәләр. Сорау исә җитештерүгә этәр­геч бирә. Әмма шәхси ху­җа­лыкларда маллар кимеми, чөн­ки кемдер сыерын бетерсә, кемнәрдер икене-өчне асрау­га күчә. Гайнетдиновлар да үгезләр, бозаулар, күп­ләп брой­лерлар үстерәләр. Бы­ел күркәләр дә алганнар. “Го­мумән, үзмәшгульлек минем төп шөгылемә әйләнде. Өлгерә алмый башлагач, балалар бакчасыннан да киттем. Әлбәттә, миңа эшемдә тракторчы ирем Илнар булыша. Бик тырыш, хезмәт сөючән, акыллы, ки­ңәшчем дә, сердәшчем дә ул ми­нем”,– ди Айсинә. Гайнетдиновар ике бала үстерәләр. Кызлары Әдилә быел Казан ме­дицина көллиятенә укырга кергән, уллары Әлфис VII клас­ска укырга бара. Авыллар әнә шундый күркәм, тырыш гаиләләр белән ямьле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев