2 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Яшүсмерләр арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды
11-13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар, 15-19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Ярышлар 20-28 август көннәрендә Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге мәктәбендә узды.
-
“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының чираттагы тукталышы Туктар авылында узды
“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының чираттагы тукталышы 31 нче август көнне Туктар авылында “Җамалый” чишмәсе буенда уздырылды. Авыл халкы белән бергә мәдәният хезмәткәрләре су буенда кер юу күренешен күрсәттеләр. Шулай ук авыл халкының бик тә яратып уйнала торган “Сөлге уены” һәм “Калфагым” уеннары күрсәтелде.
-
3 сентябрьгә һава торышы
3 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә яңгыр явачак. Иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр явуы, кайбер районнарда яшен булуы көтелә. Төньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +10..+15˚, көндез +12..+17˚, көнчыгыш районнарда +21˚ градус.
-
Какие преимущества у покупателя имущества должника на торгах?
.
-
Татарстанда богомолларның ябырылуы ни белән аңлатыла?
Казанда яшәүчеләр соңгы вакытта еш кына богомолларга тап була башладылар. Аны бу җәйдә бөтен җирдә диярлек очратырга мөмкин иде: шәһәр мохитендә, дача кишәрлекләрендә, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында. Казанлыларны һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүчеләрне бер сорау борчый: республикада бу төр бөҗәкләрнең ябырылуы ни белән аңлатыла, алар нинди зыян яки файда китерә? «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА шул хакта сөйли.
-
2022 елда ана капиталының күпмегә артачагы билгеле
2022 елда ана капиталы күләме беренче балага 503 237 сум һәм икенче балага 665 009 сум тәшкил итәчәк.
-
Килдебәк авылында "Саф сулы ямьле Саба" экологик эстафета тукталышы узды
Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да коеларны тутырып торалар.
-
Эзмә урта мәктәбенең укучысы Азалия Мифтахова “Ел лидеры – 2021” Республика балалар һәм яшьләр конкурсында чыгыш ясап кайтты
13-28 нче август көннәрендә узган “Ел лидеры – 2021” Республика балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре конкурсында “11-13 яшьлек балалар иҗтимагый берләшмәсе лидеры” номинациясендә Эзмә урта мәктәбенең 8А сыйныф укучысы Азалия Мифтахова (җитәкчесе Зиганшина Н.С.) уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Җәйге каникулларны файдалы уздырдылар
Җәйге каникуллар вакытында җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә вакытлыча хезмәт килешүе нигезендә, укучы балаларга эш урыннары булдырылды. Укучы балалар төрле эшләр: агарту, буяу, чүп үләннәре җыю һәм утыртылган чәчәкләр, яшелчәләрне тәрбияләү эшләрен башкардылар. 1 нче июньнән 31 нче августка кадәр, 3 ай дәвамында 26 укучыга эш урыннары булдырылды.
-
Иләбәр авылында "Саф сулы ямьле Саба" экологик эстафета тукталышы узды
"Саф сулы ямьле Саба" экологик эстафетаның чираттагы тукталышы Иләбәр авылында "Миннәхмәт" чишмәсе буенда узды. Авыл халкы белән мәдәният хезмәткәрләре бергәләп биредә "Яңгыр телә " йоласы оештырдылар. "Истиска" намазы укылганнан соң "Яңгыр боткасы" пешерелде, "Су сибешү" күренеше күрсәтелде. Чишмә буенда уйналган "Биш парлы", "Кулъяулык алышлы" уеннары уйналды. Авылдагы чишмәләр тарихына багышланган "Туган якта җырлый чишмәләр" дигән тематик күргәзмә тәкъдим ителде.
-
Һәр түтәл исәпкә алынды
Бу көннәрдә 1 августтан-30 августка кадәр авыл хуҗалыгында микроисәп алу барды. Эшнең барышы, ничек оештыруы белән кызыксынып, дәүләт статистикасының җирле бүлеге җитәкчесе Руслан Сафинга мөрәҗәгать иттек.
-
Заказлары арта бара
Олы Кибәче авыл җирлегендә үзмәшгульлекне үстерү юнәлешендә даими эш алып барыла. 2019 елда һөнәри керемгә 10 кеше салым түләсә, былтыр аларның саны 25кә җиткән. Үзмәшгульләр техник хезмәт күрсәтү, такта яру, өйләргә эчке ремонт ясау, кул эшләре, кондитер ризыклары пешерү, массаж ясау белән шөгыльләнәләр. Кече Кибәче авылында яшәүче Айсинә Гайнетдинова исә кулинария юнәлешен сайлаган: нинди төр ашамлыклар бар, барысын да пешерә, кияү-килен күчтәнәчләре әзерли, моннан тыш сөт продуктлары да ясый.