Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәр түтәл исәпкә алынды

Бу көннәрдә 1 августтан-30 августка кадәр авыл хуҗалыгында микроисәп алу барды. Эшнең барышы, ничек оештыруы белән кызыксынып, дәүләт статистикасының җирле бүлеге җитәкчесе Руслан Сафинга мөрәҗәгать иттек.

– Районыбызда исәпкә алу кампаниясе зур оешканлык бе­лән узып, вакытыннан алда төгәлләнде. Анда барлыгы 8600 дән артык шәхси сектор, 80нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы, 20 дән артык авыл хуҗалыгы предприятиеләре катнашты. Районыбызның 68 авылында сан алу белән 18 исәпкә алучы, 3 инст­руктор шөгыльләнде. Эш районыбыздагы авыл җирлекләренең барысында да (Байлар Сабасыннан тыш) алып барылды.

Районыбыз халкы исәпкә алу­чыларның сорауларына, статисткиа өчен дөрес мәгълүматлар кертүнең мөһимлеген аңлап җавап бирде. Сан алу процессында гражданнардан бернинди шәхси документлар соралмады, бары тик алар үзләре әйткән мәгълүматлар гына алынды. Микроисәп алу электрон юл белән, ягъни мәгълүматлар турыдан-туры планшетларга тутырылды. Әмма гражданнарның шәхси мәгълүматлары беркайда да таратылмый һәм белгертелми. Микроисәп алуның оператив нәтиҗәләре 2021 елның декабрендә, ә төгәл нәтиҗәләр 2022 елның июнь аенда билгеле булачак. Микроисәп барышында хуҗалыклардагы җир ресурслары, ничә төп җимеш агачы, терлекләр, кош-кортларның баш саны, түтәлләр, парниклар һәм башка авыл хуҗалыгы белән бәйле мәгълүматлар җыелды. Бүгенге көндә җыйган саннар берләштерелеп, нәтиҗәләр ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев