Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының чираттагы тукталышы Туктар авылында узды

“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының чираттагы тукталышы 31 нче август көнне Туктар авылында “Җамалый” чишмәсе буенда уздырылды. Авыл халкы белән бергә мәдәният хезмәткәрләре су буенда кер юу күренешен күрсәттеләр. Шулай ук авыл халкының бик тә яратып уйнала торган “Сөлге уены” һәм “Калфагым” уеннары күрсәтелде.

Туктар авылында туып үскән шагыйрә, композитор һәм Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами иҗатына багышланган “Җанымнан моң агыла” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Бәйрәмгә шагыйрә үзе дә кайтты, җырларын җырлады. Килгән кунаклар белән бергәләп “Назалы”, “Капкалы” уеннары уйналды. Саба районы экологы Билалов Ришат чыгыш ясады. Соңыннан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Л.Р. чыгыш ясаганнан соң “Каз-каш” елгасыннан алынган су Юлбат китапханәчесе Хәмитова Нәсфия Әнәс кызына тапшырылды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев