Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәк авылында "Саф сулы ямьле Саба" экологик эстафета тукталышы узды

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да коеларны тутырып торалар.

Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора. Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе дә. Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде.

31 нче август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Ак калфак” клуб берләшмәсе белән берлектә, “Казкаш” елгасына коючы “Пикарни” чишмәсе буенда районыбыз китапханәләре арасында старт алган “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты кысаларында эстафета тапшыру бәйрәме үтте. Бәйрәмдә кунакларны ипи-тоз белән каршы алу, сәламләү, Равия Ахметшина авыл тарихын сөйләп чыгыш ясау, китапханәче Рәкыйпова Ләйсән чишмәләр белән таныштыру, шулай ук якташ шагыйребез Зөфәр ага Шәйхетдинов иҗатына тукталу булды. Авылның моңлы сандугачы Якупов Мөдәрис кунакларны "Килдебәгем" җырын җырлап сөендерде.

Бәйрәм барышында гореф-гадәтләребез, йолаларыбыздан “Комган агарту”, кичке су буе уеннарыннан “Бармак санашлы”, “Түбәтәйле”, “Йөзек салышлы” уенын күрсәтелде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Ракыйп кызы Билалова тирән эчтәлекле чыгыш ясап катнашучыларга тирән рәхмәтләрен җиткерде. Саф чишмә суы тутырылган эстафета графинын уңышлар теләп Туктар авыл китапханәсенә тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев