Жиль Кларе Сабада нишләп йөри?
Шушы көннәрдә генә, чит илдән килеп, Казан аграр университетында белем алучы студентлар Саба районында булып кайттылар. Бу районны сайлавыбыз очраклы гына түгел. Чөнки Татарстандагы урманнар иленең башкаласы – Саба районындагы “Лесхоз” бистәсе икәнлеген һәркем белә. Данлыклы урманчы Нургали Миңнехан улы Миңнеханов – Татарстаныбызны дөнья күләмендә таныткан кеше.
Аны Россия урман фәненә нигез салган Георгий Морозов белән янәшә куеп була. Урманнар үстерү белән беррәттән Нургали ага, табигатькә гашыйк яшьләрне сайлап алып, үзенә чын алмаш та әзерләде. Саба урманчылыгы җитәкчесе Васыйл Гыйззәтуллин, икътисадчы Зөбәрҗәт Мөхтәсимова, Сабабаш участок урманчысы Нәгыйм Газизов – шундыйларның берничәсе генә.
Университетта Конго, Эфиопия, Төркия, Казахстан, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан кебек чит илләрдән килгән 120 дән артык студент белем ала. Арада урман хуҗалыгы, урман министрлыгы дигән сүзләрне ишеткәннәре дә булмаган, бер дә урман күрмәгәннәре дә бар. Шуңа күрә дә бөтен республикага үрнәк булган Саба урман хуҗалыгы белән танышып кайту алар өчен аеруча файдалы булды.
Студентлар белән очрашуга районда бик ныклап әзерләнгәннәр иде. Урманчылар аларны чәкчәк белән каршы алды. Студентлар Саба туфрагына, думбрада уйнап, татарларга да яхшы таныш булган казах җыры ”Әниемә”не җырлый-җырлый аяк бастылар.
Урман хуҗалыгы белән танышу документаль фильм караудан башланып китте. Аннан соң урманчылыкның селекция үзәге, дендрология бакчасы, дару үләннәре ясау цехлары эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Дендрология бакчасында йөргәндә, һәркем биниһая бер рәхәтлек хисе кичерде. Биредә агачлар гына түгел, үсемлекләр дөньясы да искиткеч дәрәҗәдә баетылган.
Мисырдан килеп, агроном һөнәрен үзләштерүче Шайма Исмаил белән Әхмәт Сөләйман, Ибраһим Гума кебекләр өчен аеруча мавыктыргыч иде бу сәяхәт. Бик кызыксынып һәм бер үк вакытта гаҗәпләнеп тә йөрделәр алар бакчада. Биредә алган кичерешләрен башкалар белән дә уртаклаштылар. Бу илдән агроуниверситетта төрле курсларда барысы 20 студент белем ала. Араларында бакчачы, икътисадчы, дизайнер һөнәрләрен үзләштерүчеләр бар.
Гаҗәеп агач үстерү үзәген мин үзем Көньяк Африка Республикасына баргач манзара кылган идем. Сабалылар да бу өлкәдә үз юнәлешләрен тапкан. Саклау урманнары утыртканда файдалану өчен йомшак яфраклы һәм куаклар үсентесе үрчетү технологиясен барлыкка китергән алар.
Аякка басып килүче оранжереяда йөргәндә, бигрәк тә Африкадан килгән студентлар үзләрен туган җирләрендә кебек хис итте.
– Безнең якларда туб агачы киң таралган. Әмма мондагы кебек бай, куе урманнар хакында без хыялланабыз гына, – диде җир үлчәүчеләр бүлегендә укучы Джаракул Әүлияколов. Аның кебек Төрекмәнстаннан килеп укучы яшьләр байтак.
Казахстаннан да күп студентлар белем ала Казанда. Бүгенге очрашуга апалы-энеле Турсунай белән Максат Абсадыковлар, Ерасыл Сраждин килгәннәр. Турсунай үзебезнең агрономия факультетында 2 курста дизайнерлыкка укый.
– Казанны бик яратабыз. Апам үзе янына мине дә чакырып китерде, механиклар хәзерләү факультетында укыйм, – ди Максат.
Экскурсиягә килүчеләр арасында тагын бер пар үзенә җәлеп итте: Казан федераль университеты студенты, Конгодан килгән Диабанкана Родерик Жиль Кларе белән татар кызы Алинә Фатыйхова гаиләсе.
– КФУда укыганда таныштык, гаилә кордык, – ди Алинә. – Жиль быел укуын тәмамлый инде. Аны аграр университетка эшкә чакырып алдылар, һөнәре – биохимик, молекуляр биология юнәлешендә эшли. Үзем Бөтендөнья чемпионатын оештыру эшләрендә катнашам, – диде Алинә.
– Миңа Татарстан бик ошый, шушында яшәп калырга җыенам, – дип, Жиль дә безнең әңгәмәгә кушылды.
Студентлар сабалыларның үлән чәйләре әзерләү алымнары белән танышкач һәм кунаклар өчен әзерләнгән чәйдән дә авыз иткәч, нишләп болар сатуда юк, дип кызысынды. Ботаника бакчасы булдырырга кирәк, дигән фикерне дә алга сөрделәр. Укытучы буларак, аларның бу тәкъдиме мине дә кызыксындырды.
Урман үстерү дә, кисү дә, һичшиксез, тирә-як мохиткә, экологиягә тәэсир итә. Бер агач кискәнсең икән, икене утырт. Саба урман хуҗалыгы әнә шул принцип белән яши. Агач эшкәртү цехында булгач, моңа тагын бер кат инанасың. Биредә агач материалы тирән итеп эшкәртелә һәм аннан чыккан продукция тормыш-көнкүрештә кулланыла. Мәсәлән, чыбыктан кәрзиннәр үрү – онытылып бара торган шөгыль. Кашык, савыт-сабаны бизәп ясау да киң үсеш алган. Бу эшләрдән кергән табыш җирле халыкның көнкүреш шартларын яхшырту һәм урманнарны торгызуга тотыла.
Такта яру цехындагы эш барышын студентлар аеруча кызыксынып күзәтте. Калдыксыз производствоның эшләү алымнары нык кызыксындырды аларны. Биредә агачларны ярганда ук сортларга аералар һәм, бер үк вакытта эшкәртү өчен бүлеп, үз юнәлешләре белән җибәрәләр. Студентлар өчен пычкы чүбенең, хәтта йомычканың да кулланылуы кызык булды. Биредә хәтта пычкы чүбеннән грануллар ясап, аны ягулык урынына файдаланалар.
Урманнан алып кайтуга, агачның каерысын салдыралар. Бу эш тә автоматлаштырылган, Европа дәрәҗәсендә куелган. Мондый эш ысулын мин Финляндиядә һәм Алманиядә күргән идем. Баксаң, аннан сабалылар да бик оста файдаланалар. Агач каерысын төрле төсләргә буяганнар. Алар бакча, скверларны бизәү өчен кулланыла. Соңыннан, череп, туфракны баеталар.
Даны тирә-якка таралган Саба агрокөллиятендә дә студентларны ачык йөз, җыр-моң белән каршы алдылар. Күргәзмә материалларның күплеге, бай укыту базасы, тәрбия чараларының күпкырлы булуы кызыксындырды студентларны.
– Бездә булачак механиклар, икътисадчылар, энергетиклар, электрчылар, төзүче-техниклар белем ала, – дип таныштырды көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов. – Менә дигән ашханә эшли, медицина хезмәте күрсәтелә, тулай торак бар. Тагын бер яңа бина төзи башладык.
Көллият укучылары кунаклар белән спорт мәйданчыгында футбол уйнап алдылар. Шахмат уенында да көч сынаштылар. Казах егет-кызлары көллият эргәсендә думбра уйнап, җыр да сузып җибәргәч, ике арадагы дустанә мөнәсәбәт тагын да җылыныбрак китте. Чит илдән килгән студентлар һәм Саба көллияте егет-кызларының бергәләп биюе Саба тарихында беренче тапкыр иде.
РСФСРның һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәкләр кую, аның хезмәт үрнәкләре белән танышу студентлар һәм кунаклар күңелендә бары тик соклану хисләре генә тудырды. Урман музеена экскурсия әлеге тәэсирләрне тагын да баетты.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев