3 июль 2018 яңалыклары
-
Р.Миңнеханов Ислам икътисады халыкара форумында катнашу өчен Казахстанга килде
Астанада Рөстәм Миңнеханов, Назарбаев университетында булып, иң яхшы студент проектлары һәм Бизнес-кампусның ИТ-үзәге эшчәнлеге белән танышачак.
-
Мәскәү укучысы дүрт БДИны йөзәр баллга тапшырган
Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте биредә “шаккатырлык” берни күрми.
-
Краснодарда сәүдә үзәге яна
Ялкын 800 кв.метр мәйданны чолгап алган.
-
Рөстәм Миңнеханов SVIYAGA SWIM-2018 йөзү ярышында катнаша
Зөя акваториясендә ачык суда йөзү бәйгесе 7 июльдә була.
-
КФУда Лев Толстой елының рәсми ачылыш тантанасы узды
Толстой елында Татарстанда, аерым алганда КФУда, һәм Татарстаннан читтә 50ләп чара үткәрелгән.
-
«БЕР ТӘГӘРМӘЧЛЕ» САЛАВАТ /ФОТО, ВИДЕО/
«Хәзер булам!» КФУның бакчасында очрашырга сүз куешкан егеттән телефоныма шундый хәбәр килеп төште. Ике күземне тутырып, бер тәгәрмәчле велосипедта йөргән егетне көтә башладым. Озак та тормады, килеп чыкты! Менә ул, үзе бер тәгәрмәчле сәпиттә җилдерә, йөзе балкый, әйләнә-тирәдәгеләргә позитив өләшә! Казан музыка көллиятенең 1нче курсын тәмамлаган Салават Баһаветдинов унициклсыз урамга чыкмый хәзер.
-
Кайнар су агу сәбәпле, Казанның Чуйков урамында хәрәкәт чикләнгән
Бүген көндез Мусин урамындагы мәчет янында кайнар су торбасы тишелгән.
-
“Татар радиосы” мөхәррире Айваз Садыров Туфан Миңнуллин турында фильм күрсәтә [видео]
Мәшһүр драматург, язучы, җәмәгать эшлеклесе,ТР дәүләт советы депутаты мәрхүм Туфан ага Миңнуллин – тел, милләт өчен алгы сафта торучы көрәшче икәнен мәңге истән чыгарасы түгелбез. Бу видеога Туфан аганың кыска әсәрләрен укыштыргалап, интернетта аның турында материаллар эзләп утырганда тап булдым. Сезгә дә күрсәтәсем килде. “Туфан – Туфан инде ул” дигән кыска фильмны карарга киңәш итәм, дип яза Айваз Садыров Инстаграмында.
-
КФУда Лев Толстой елының рәсми ачылыш тантанасы узды
Толстой елында Татарстанда, аерым алганда КФУда, һәм Татарстаннан читтә 50ләп чара үткәрелгән.
-
“Татар, башкорт – бер сәхнәдә” концертын онлайн
Концертны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.
-
"Яшелчәләр белән пешкән тавык"
Бу рецептны берничә ел элек интернетта күргән идем. Төрек ризыгы, төрекчә исеме "Тавык яһниси". Бик еш булмаса да, искә төшкәндә пешергәлим мин аны).
-
Жиль Кларе Сабада нишләп йөри?
Шушы көннәрдә генә, чит илдән килеп, Казан аграр университетында белем алучы студентлар Саба районында булып кайттылар. Бу районны сайлавыбыз очраклы гына түгел. Чөнки Татарстандагы урманнар иленең башкаласы – Саба районындагы “Лесхоз” бистәсе икәнлеген һәркем белә. Данлыклы урманчы Нургали Миңнехан улы Миңнеханов – Татарстаныбызны дөнья күләмендә таныткан кеше.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы давыл вакытында куркынычсызлык чараларын искәртә
Республикада бүген кич, шулай ук алдагы төндә һәм көндез яшенле яңгыр, боз явачак, җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәчәк.
-
FIFA чемпионаты вакытында Чәкчәк музеена килүчеләр саны арткан
Чит ил кунакларының иң яратып ала торган баллы ризыгы – чәкчәк, икенче урында - бавырсак.
-
Сабаның "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында 300 төрдәге чит ил үсемлеге бар
Саба районы "Лесхоз УББМ" МБМУ "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ дендрология бакчасы каршында ачылган оранжеряне карады. Экскурсияче сыйфатында "Саба урманчылыгы" ДКУ урманны саклау һәм яклау инженеры – мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Зоя Мултанова чыгыш ясады.