Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзәктә – бала язмышы

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә еш кына ата-ананың, ягъни ир белән хатынның үзара аңлаша алмавы белән бәйле рәвештә язылган гаризаларны тикшерергә туры килә. «Комиссия ир белән хатын арасын җайлаучы субъект түгел, ул бары тик балалар мәнфәгатьләрен кайгырта», - дип искәртте 13 февральдә узган утырышта комиссия рәисе Расих Закирҗанов.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган гаризада да Эзмә авыл җирлегендә яшәүче  гаиләдә дә ир белән хатын арасында  аңлашылмаучанлык  туып, әни кешенең бала тәрбияләүдә үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәве хакында язылган иде. Комиссия  гаилә низагын хәл итү өчен ир белән хатынга  судка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Саба аграр көллиятендә укучы ике студент 22.00 сәгатьтән соң законлы вәкилдән башка кич йөргәннәре өчен шелтә алдылар. Гимназиядә укучы баласының даими сәбәпсез дәрес калдыруы, укытучы бу хакта кисәтелмәве  сәбәпле, Сабада  яшәүче әти кешегә   административ беркетмә төзелгән.  Әти кешегә улын ныклы контрольгә алу һәм  100 штраф түләттерү турында карар чыгарылды. МСРК гаризасы нигезендә Эзмә һәм Шәмәрдән авыл җирлегендә  яшәүче  ике ана социаль яктан авыр гаиләләр исемлегеннән учеттан төшерелде.  Утырыш ахырында  район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Гөлнар Шәфыйкова районның  мәгариф учреждениеләрендә инклюзив белем бирү, район  башкарма комитеты опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Энҗе Баһманова тәрбиягә алган гаиләләрдә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен  яклау темасына чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев