«Әни кешегә баласын ачуланган вакытта сак булырга кирәк...»
Догалар кабул булсын өчен хаҗәт намазын укып сорасак, тагын да яхшырак. Төнлә торып, нәфел намазларын укыган кешенең дә, иншаллаһ, догалары тизрәк кабул булыр. Аллаһ ризалыгы өчен игелекле гамәлләр кылып, әйтик, корбан чалып, ихлас ният белән теләгәнеңне сорасаң, Ул догаңны җавапсыз калдырмас. Дога даимилекне дә ярата. Бер тапкыр сорадым, булмады дип кул селтәргә кирәкми.