Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

2023 елда дини бәйрәмнәр һәм мөбарәк көннәр

26-27 гыйнвар — Рәгаиб кичәсе. Өч изге айның беренчесе булган рәҗәб аеның 4-5нче көннәре. Бу кичәдә Рәсүлулланың атасы хәзрәти Габдуллаһ белән анасы хәзрәти Әминәнең никахлары булып, беренче тапкыр күрешкәннәр. Дини китаплардан күренүенчә, бу – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туачагы тәгаен билгеле булган кич.

17-18 февраль — Миграҗ кичәсе, рәҗәб аеның 26-27нче көне. Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм.

6-7 март — Бәраәт кичәсе, шәгъбан аеның 14-15нче көне. Бәраәт кичәсе – ул гөнаһтан, явыз нияттән, золым гамәлдән, адәм вә хайван рәнҗетүдән, җәзадан коткарылу, хәрамнан арыну мәгънәсен аңлата. Шәригатьчә әйткәндә, Бәраәт – ул гафу-мәгъфирәт, истигъфар кичәсе. Бәндәләрнең бер еллык бәхете шушы кичәдә тәгаен кылына. Шуның өчен бу кичә изге кичәләрдән санала.

23 март — изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн.

17-18 апрель — Кадер кичәсе, Рамазан аеның 26-27нче көне. Коръән Кәримдә искә алынган иң мөһим, иң әһәмиятле кичә. Бу төн – язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне.

21 апрель — Ураза бәйрәме, шәүвәл аеның 1нче көне. Мөселманнарның ике зур бәйрәменең берсе. Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда ураза тота, ай дәвамында сәхәргә тора, калебләрен Хак Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, Аңа ялвара, тәүбә итә, дога һәм намаз укый.

27 июнь — Гарәфә көне, зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла. Изге Гарәфә көнендә Җир шарының төрле кыйтгаларыннан, илләреннән Ислам диненең бишенче баганасы, терәге булган хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен олы тырышлык һәм ихласлык белән килгән берничә миллион хаҗилар Гарәфәт тавында дога вә гыйбәдәт, тәсбих вә тәһлил, истигъфар вә тәлбия әйтеп, хаҗ гыйбадәтенең икенче фарызын үтиләр.

28 июнь — Корбан бәйрәме, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне. Мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә.

27, 28, 29, 30 июнь, 1 июль — Тәкъбир әт-Тәшрикъ көннәре, зөлхиҗҗә аеның 9, 10, 11, 12, 13нче көннәре.
Гарәфә көнендә (27 июнь) иртәнге намаздан башлап, зөлхиҗҗә аеның 13нче көнендәге икенде намазын да (1 июль) кертеп, фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә).

19 июль — Яңа 1445 һиҗри ел башланган көн, мөхәррәм аеның 1нче көне. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.

28 июль — Гашура бәйрәме, мөхәррәм аеның 10нчы көне. Мөхәррәм ае мөселманнар өчен иң хөрмәтле айларның берсе булып тора. Гашура исә мөхәррәм аеның иң кыйммәтле көне санала. Бу көнне ураза тоту һәм хәер өләшү сөннәт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм сәхабәләр бу көннәрдә ураза тоткан. Гашура сүзе гарәпчәдән “ун” дип тәрҗемә ителә. Бу көнне күп пәйгамбәрләр бәхетсезлекләрдән, төрле афәтләрдән котылып калган булганнар.

26-27 сентябрь — Мәүлид кичәсе (Мәүлид Ән-Нәби), рабигыль-әүвәл аеның 11-12нче көне. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев