Интервью рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хатын-кызга җитмеш төрле һөнәр дә азмы?
“Россия тимер юллары” компаниясе хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеген юкка чыгарырга тәкъдим иткән. Аерым алганда, 2000 нче елда кабул ителгән әлеге исемлек нигезендә гүзәл затларга машинист булып эшләргә ярамый икән. “Замана белән беррәттән, эш шартлары да үзгәрә. Хәзер элеккеге локомотивлар юк, барысы да автоматка корылган. Шуңа күрә машинист булып хатын-кыз да эшли ала”, – дигән оешма вәкилләре. Гүзәл затны эшкә алыргамы-юкмы икәнен эш бирүче үзе хәл итсен, дип тә өстәгәннәр. Әйтүләренә караганда, Россия Дәүләт Думасында нигездә сәнәгать тармагына бәйле булган һәм шактый искергән 450ләп һөнәрдән торган исемлекне яңадан карап тикшерергә ризалашканнар да инде. Хатын-кызга җитмеш төрле һөнәр дә азмы?
-
Без җыймыйбыз, безгә киләләр
Быелгы шау-шулы Олимпиада Татарстан спорты өчен иң уңышлысы булды. Моңарчы күрелмәгән хәл: безнекеләр ярышлардан дүрт медаль алып кайтты. Шуның өчесен чаңгычылар яулады. Уңыш өчен яхшы чаңгы гына җитәме? Ларьков белән Нечаевская артында кемнәр бар? Җавапларны Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Шәех улы Фәрдиевтән белештек.
-
«Аннан башка мин беркем түгел!»
Очрашырга сүз куешкач ук алар: «Сезгә кайда уңайлы, шунда күрешик», – диделәр. Мин, гаҗәпсенеп: «Юк, сезгә ничек җайлы, шунда киләбез», – дим. Кыскасы, ир белән хатын биш яшьлек улларын ияртеп үзләре килде. «Шуннан нәрсә булган?» – дияргә ашыкмагыз. Бу гаиләдә бердәнбер сау кеше – биш яшьлек Йосыф. Ә ата белән анада – тумыштан церебраль паралич диагнозы. Алар – беренче, икенче төркем инвалидлар.
-
Ерактан эзләгәнең – якында
Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
-
Дилия Әхмәтшина “Ямьле” төркеменнән китте
Яшь җырчы Дилия Әхмәтшинаның “Ямьле” төркеменнән китүе бик кисәк кенә булды. 5 ел буе эшләгән җырчыны аннан китәргә нәрсә мәҗбүр итте икән? Бу хакта үзе белән әңгәмә кордык.
-
Сез сәламәтлек өчен түләргә ризамы?
Росстат мәгълүматларына караганда, узган ел һәр өч сырхауның берсе түләүле табибка мөрәҗәгать иткән. Алар моны түләүле медицина хезмәте сыйфатлырак булу белән аңлаткан. Сораштыруда катнашучыларның 33 проценты әйтүенчә, бушлай медицина хезмәтенә ышаныч юк. Респондентларның 27 проценты исә бушлай табибка эләгү өчен алдан язылырга һәм кабул итү көне килеп җиткәч тә, белгеч ишеге төбендә чират көтәргә теләми. Авыл халкының – үз бәласе. Алар белгечләрнең гомумән булмавыннан зарланган. Шуңа күрә түләүлегә барырга туры килгән. Пациентларның һәр сигезенчесе участок табибы булыша алмавын, ә түләүле белгечкә барырга акчасы җитмәвен әйткән. Сез сәламәтлек өчен түләргә ризамы?
-
"Көнләп караучылар да була. Залда авыр күзле кеше булса, сәхнәгә чыккач тип-тигез җирдә абынасың"
Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисованың олы һәм уртанчы улы ял көннәрен көтеп алар, чөнки ул көнне алар әтиләре белән залда диванны җәеп бергәләшеп йоклыйлар. Әтисе аларга әкият тә сөйли.
-
«Айфара»дан Алмаз Шәрифуллин Татар тудейга ни өчен чаңгыга басып, сәхнәдән югалган?
«Айфара» төркеменең 25 еллык юбилеен билгеләп үткәч, билгесез сәбәпләр аркасында, солистлар сәхнәдә күренми башлады. Бу көннәрне төркемнең солисты Алмаз Шәрифуллин үзенең Instagram челтәрендә чангы шуу мизгелләре белән бүлеште. Әллә инде җырчы спортка бирелгәнме?
-
Илназ Сафиуллин: «Өйләнергә исәп бар»
Ул үзенең бәрхет тавышы, мөлаем елмаюы, мәхәббәт турында җырлары, хисчән чыгышлары белән тамашачы күңеленә бик тиз үтеп керде. Иҗаты гөрләп тора. Гитарасы кулыннан төшми. Әйе, сүзебез байтак кызларны төн йокысыз калдырган егет – талантлы музыкант Илназ Сафиуллин турында.
-
Фирдүс Тямаев: Район түрәләре концертка акча түләп керми (әңгәмә)
Фирдүс Тямаев татарда бүген иң күп тәнкыйтьләнүче һәм иң күп эшләүче җырчыларның берсенә әверелде. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар. Ел башында җырчы 35 яшен юбилей дип игълан итеп, гастроль турын башлап җибәрде. Әңгәмәдә ул тамашачы җыю серләре белән бүлеште, борчыган проблемалары хакында сөйләде.
-
Яратканга кыйныйлар
-Илһам Гыйльметдинович, сез бик күп җырларның көй авторы, ә сүзләр язарга туры килмәдеме?
-
Фирдүс Тямаев: Татарстанда продюсер дип әйтерлек кешене белмим әле мин
Татар эстрадасын кем тәнкыйтьләми хәзер. Бу мәсьәлә түрәләр дәрәҗәсенә үк күтәрелде хәзер. Тәкъдимнәр төрле. Әйтик, соңгы вакытта җырчылар һәм җырлаучыларны худсовет аша иләү турында сүз чыкты. Аның составына төрле өлкә белгечләре, продюсерлар, композиторлар, режиссерлар керергә мөмкин диләр. Популяр җырчы Фирдүс Тямаев бу хакта ни уйлый.
-
ЗӨЛФИНӘ НАМАКАЕВА: «ТӨП МАКСАТЫМ – ИСЛАМ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРУ»
Үзе турында үзе: Татар кызы. Татар, рус, инглиз, алман һәм төрек телендә иркен аралашам. Сәяхәт итәргә, төрек телен, Төркияне һәм Истанбулны яратам. Төрек телен үзлектән өйрәнәм. Төркиядә булганда, мине еш кына «үзләренеке» дип кабул итәләр һәм туристик урыннарга ярты бәягә генә кертәләр.
-
Исламда туган көнне билгеләп үтү ярыймы?
“Исламда туган көнне билгеләп үтү ярыймы?” Дин тотучыны туган көн белән котлау урынлымы?” – шушы сорауларны “Матбугат” сайты “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга юллады.
-
Рәхимә Арсланова: «Балалар өчен татарча китап таба алмагач, үзем шигырь язарга булдым…»
Иҗат белән шөгыльләнү өчен тынычлык, үз-үзең белән калу, уйларыңа бирелеп язу кирәк,-дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйе, чыннан да, ниндидер фикерне кәгазьгә төшерер алдыннан, ул синең башта йөри, аны кат-кат уйлыйсың, әле язгач та кире төзәтәсең…