Интервью рубрикасы буенча яңалыклар
-
Йолдыз күңеле - җирдә...
Күзләрегезне йомып, җәйге аяз күк йөзен хәтерегездә яңартыгыз әле… Анда бихисап йолдызлар караңгылыкны ярып, җир йөзенә нур булып атыла. «Күр мине» дигәндәй янып торучылары янәшәсендә тыйнак кына «күз сирпүчеләре» дә бар… Бу ерактагы якты йолдызлар ачылмаган сер кебек, күңелне ымсындыра, күтәрелеп караган саен күңел күгенә якыная гына… Эстрадабыз күгендә дә кабатланмас тавышы белән халык күңеленә моң юллары салып, зәвыклы килеш-килбәте белән күзләрне иркәләүче, шул ук вакытта тыйнаклыгы белән әсир иткән «җир йолдызлары» бар. Җыр дөньясында кабынган нур иясе генә түгел, гаилә учагын саклаучы сөекле хатын, сөйкемле өч йөрәк җимеше – балаларына газиз әни – Гөлназ Солтанова шундыйлардан.
-
Язны сагындыгызмы?
АКШның Вашингтон шәһәрендә ишеп кар яуган. Балалар мәктәпкә дә бара алмаган хәтта. Безнең ил дипломатлары әйтүенчә, Америкадагы явым-төшемдә Россияне гаепләргә мөмкиннәр. Кар үзебездә дә җитәрлек анысы. Календарьда яз булса да, урамда – чын кыш. Синоптиклар фаразына ышансаң, киләсе атнада да кар көтелә. Апрельдә исә явым-төшемнәр тагын да күбрәк булачак, дигәннәр. Яз апрельнең икенче яртысында гына киләчәк, ди. Апрель азагы гадәттәгедән бер градуска җылырак булачак, дип тә сөендергәннәр. Ә сез язны сагындыгызмы?
-
“Татар радиосы” ди-джее Назлыгөл Сөнгатова: “Декретта озак утырсам, үз исемемне югалтуым ихтимал"
Укучыларыбыз арасында “Татар радиосы”н тыңлаучылар шактый. Радиода еш яңгыраган исемнәрнең берсе – Назлыгөл Сөнгатова. Кем ул? “Татар радиосы”нда үз исемен булдыру авыр булганмы? Бу һәм башка темаларга Матбугат.ру хәбәрчесе Назлыгөлнең үзе белән аралашты.
-
“АЙГА 25 ТОННА ГӨМБӘ ҮСӘ”
Өйдә контейнерда гөмбә үстерү турында язма күп укучыларыбызда кызыксыну уятты. Шампиньон гөмбәсе үстерү буенча кече ферманы Лаеш районы егете, 28 яшьлек Денис Сагдудинов бер ел элек булдырган икән.
-
Рабит Батулла: «Хатын-кызны гел зурлап яздым»
Аның белән сөйләшеп утыру – үзе бер дөнья, мәгънәле кино караган кебек. Ак сакаллы каләм әһеленең һәр сүзе тәмле, камил, чын татарча. Һәр татар анда үз бабасын таный, ил агасын күрә. Халык язучысы Рабит ага Батулланың сиксән яше ишек шакыган көннәрдә… хатын-кызлар турында сөйләшеп утырдык. Аңа гына хас нечкә юмор, тирән борчылу һәм гамьле уйлануларын укучылар хозурына да тәкъдим итәргә булдык.
-
Илназ Гарипов: «Без – сәер кешеләр»
Илназ Гарипов: “Илфак абый миннән: “Илназ, ябык кына кәкре аяклы кара кыз кирәк сиңа”, — дип көлә иде.”
-
Ир – баш, хатын муен түгел?!
Әби-бабайлардан сакланып калган гыйбарәне онытырга туры килмәгәе. Бүген илдә яшәүчеләрнең күбесе, төгәлрәк әйтсәк – 82 проценты, гаиләдә ир дә, хатын да тигез хокуклы булырга тиеш, дип саный. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә әнә шул ачыкланган. Әти кеше гаилә башлыгы булудан туктауның сәбәбен дә әйткәннәр. Белгечләр фикеренчә, бөтен хикмәт – акчада. Ир-атлар һәм хатын-кызлар бертигез дәрәҗәдә гаилә казнасын кайгырта, дигәннәр.
-
Илсөя "Яратам" дип фотога төшкән ир турында аңлатма бирде
Инстаграм заманында яшибез, җәмәгать, шуны актарып утырам әле. Әнекәем, бусы кем тагын? Илсөя Бәдретдинова ич бу! Кара син аны бик таза бер мужикның күкрәгенә башын салган. Әллә кияүгә чыгарга җыенамы? Тукта, тукта гайбәткә чумганчы җырчының үзенә шалтыратыйм әле. Илсөя Пермь якларында гастрольдә икән, алай да Матбугат.ру сорауларына җавап бирергә вакыт тапты.
-
Илназ Сафуллинның йөргән кызы: “Кияүгә чыгарга ашкынмыйм”
Айгөл Хуҗина - Чаллы шәһәреннән. Казан театр училещесында укый. Спорт, музыка, шоу-бизнес белән кызыксына. Айгөл татар эстрадасына якын кеше, чөнки ул – танылган җырчы Илназ Сафиуллинның сөйгән яры. Әлеге форсаттан Матбугат.ру хәбәрчесе аларның мөнәсәбәтләренә кагылышлы темаларга сөйләшеп алды.
-
Римма Никитина: Банкет саен тәкъдим ясыйлар, миллион да тәкъдим иткәннәре булды
Шушы көннәрдә татар сәхнәсендә иң кыю җырчыларның берсе, “Манзара” музыкаль премиясе лауреаты Римма Никитина Матбугат.ру белән әңгәмә корды. Җырчы үзе кебек бик кыю сорауларга җавап бирде.
-
Гөлфия Шәвәлиева: “Көн дә концерт куйган артистларга аптырыйм” (ВИДЕО)
Уфа каласында яшәп иҗат итүче Гөлфия Шәвәлиева күпләргә диктор һәм җырчы буларак таныш. Бигрәк тә аның җырларын яратып тыңлыйлар. Баксаң, Гөлфия ханымның тамырлары .
-
Биш балага йорт бирәләр
Авылларга баргач, ике катлы мәһабәт йортка ишарәләп, күп балалы гаилә өчен дәүләт ярдәме белән төзелде, диләр. Мондый дәүләт ярдәменнән кемнәр файдалана ала, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының аппарат җитәкчесе Рамия Салих кызы Әхмәтҗанова белән әнә шул хакта сөйләштек.
-
Бәхет артында ни ята?
Гаҗәеп мөлаем хатын-кыз ул – Рауза Хәйретдинова. Читтән карыйсың да, нинди бәхетле, дип сокланасың. Әмма ул бәхет артында нинди көрәш ятканын ул үзе белә дә, ире Нуретдин Ганиев белә. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты шул көрәшләрнең бер кыйпылчыгы белән бүлеште.
-
Гөлнара Хәйруллина: “Ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшләвем белән бәхетле!”
Хәйруллина Гөлнара Илдус кызы – Росгвардиянең Казан шәһәре буенча ведомстводан тыш сак идарәсе өлкән юрисконсульты булып хезмәт куя. Спортчы, чибәр кыз, уңган хуҗабикә, үзенең яраткан улкае Эмильны тәрбияли, хезмәттә дә иң уңганнардан санала.
-
Җылы сүз дә дәвамы?
Мәскәүдә табибларны пациентлар белән әдәпле итеп аралашырга өйрәтә башлаганнар. Бу хакта ил башкаласы хакимиятенең рәсми сайтында хәбәр иткәннәр. Әйтүләренә караганда, ак халат ияләрен психологлар да укытачак. Белгечләр табибларга авыру янында әйтергә ярамаган сүзләрне аңлату белән беррәттән, пациентны дәваланырга үгетләү серләренә дә төшендерәчәк, ди. Кыскасы, поликлиника һәм хастаханәләрдәге дорфалыкны юкка чыгармакчылар. Быелның беренче яртысында биш меңнән артык табиб әдәплелеккә өйрәнәчәк, дип фаразлана. Җылы сүз дә дәвамы?