Интервью рубрикасы буенча яңалыклар
-
300 МЕҢ СУМЛЫК РӘХМӘТ ХАТЫ!
БИРЕМ. Син банкомат янына килеп, 300 сум алырга дип тиешле төймәләргә басасың. Һәм “юмарт” аппарат сиңа 300 сум урынына 300 000 (!) сум чыгара. Бу очракта нишлисең?
-
«Әниләр һәм бәбиләр» — 5 йолдыз-әни сезне кунакка дәшә /фотолар/
21 апрель көнне Филармония концертлар залы балалар авазына күмеләчәк, ди. Чөнки биредә «Әниләр һәм бәбиләр» концерты көтелә. Әлеге уникаль концерт-проектта 5 йолдыз-әни һәм аларның гаиләләре, балалары катнашачак икән. Барлык нечкәлекләр хакында да катнашучы әниләрнең берсе, танылган җырчы Лилия Муллагалиева сөйләде.
-
Равил Шәрәфи: "Хөррият килмәсме, татар дәүләтле булмасмы дигән хыял белән яшим"
5 апрель – Татарстан һәм Русиянең халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфинең туган көне. Ул 80 яшен тутырды. Мәшһүр артист белән тел, милләт, театр һәм бәхет турында сөйләштек.
-
Артыгыздан күзәткәнне сизәсезме?
Татарстанда 54 мең күзәтү камерасы гамәлдә. Аңлашыла ки, мондый җайланмаларның күбесе Казанда урнаштырылган. Иминлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге эшне тагын да җәелдерергә киңәш итте. Тәкъдимнәр бар инде: Әлмәт шәһәре мэры Айрат Хәйруллин әйтүенчә, камераларны подъезд ишекләренә куярга кирәк. “Болай ук эшләсәк, бер-беренә кунакка йөрүдән туктаячаклар. Яхшы эш, әлбәттә. Әмма нәрсәгә китерәсе турында да онытырга ярамый. Без ныклы гаиләләр яклы”, – дип уенын-чынын бергә кушып әйтте Президент. Ә сез артыгыздан күзәткәнне сизәсезме?
-
“АБЫЙ ДА: “ТӘНӘФЕС КИРӘК”, — ДИДЕ”
Җырчы Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА белән еш аралашсак та, күрешеп сөйләшмәгәнгә шактый вакыт узган. “Хата”ны төзәттек — шушы көннәрдә Диләнең РКБ якларындагы фатирында булып кайттым.
-
Илсөя Бәдретдиновага концертында елан бүләк иткән ир-егет: «Илсөя — бик матур хатын-кыз»
Илсөя Бәдретдинова Шәледә булган концертыннан үзе генә түгел, ә тамашачылар да нык тәэсир алды. Җырчыга, сәхнәгә чыгып, елан бүләк иттеләр! Елан сынын бүләк итүче егет — Илсөянең дусты. Һәм ул әлеге бүләкне юкка гына сайламаган. Алмаз Илсөягә гашыйкмы? Бу сорауны Алмазның үзенә бирдек.
-
“Мин Тукайның туганы!” – дип кычкырып йөрмим”
Танылган журналист Риман Гыйлемханов белән әңгәмә.
-
“УМАРТАЧЫ ИКЕ ЕЛ БӨЛГЕНЛЕКТӘ”
Авыл халкы бал ашамый башлады. Балны алучы булмагач, умартачылык белән шөгыльләнүнең кызыгы бетеп бара”... Кукмара районы Түбән Шәмәрдән авылында гомере буе умарта тоткан 81 яшьлек Камил абый Хәмзин әнә шундый сүзләр белән каршы алды. Бүген 35 баш умартасы бар икән, әмма бу кәсептән кергән табыш кына мактанырлык түгел, ди...
-
Минтимернең яраткан хатын-кызлары
Тагын бер кат мәхәббәт турында.
-
МИН БЕРНИНДИ «ЙОЛДЫЗ» ТҮГЕЛ
Яшь җырчы Алия Карачурина… Яңа исем… Һичшиксез, талант! Аны татар-башкорт эстрадасы күгендә кабынган иң якты йолдыз дип тә атыйлар. Бәлки болай ук арттыру кирәкмәстер. Хәер, Алия үзе бу хакта ниләр уйлый икән?
-
"АРТЫҢ АККА БУЯЛГАН"
1 апрель — Көлке көне. Алдый һәм алдана торган көн. Уен-көлкене яраткан, тормыштан мәзәк таба белгән кешегә яшәү дә җиңелрәк, күңеллерәк була торгандыр. Ә 1апрельдә булган шаяру-алдауларга берәү дә үпкәли алмый. Райондашларыбыз күңелендә әлеге көн белән бәйле нинди күңелле хатирәләр саклана. Шулар турында сораштык.
-
Нәфисә Хәйруллина: “Бөтен вакытым гаиләмә багышланган”
Ул, “Ерактагы йолдызым” фильмында Чулпан ролен башкарып, күпме егетләрнең башын әйләндерде, “Курчак туе”нда чишенеп, шау-шу тудырды, аннан озак кына югалып торды... Шул вакыт эчендә рус эстрадасы җырчысы Алексей Воробьевка, үзенең иҗатташ кулдашы Эмиль Талиповка “кияүгә” дә бирделәр аны. Ә чынлыкта... Чынлыкта Нәфисә Хәйруллина Мәскәүдә бала тәрбияләп ята.
-
“Менгән саен, басым да, җаваплылык та арта”
Данил Гыйниятов “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә генераль директор урынбасары һәм телевидениенең баш мөхәррире булып эшли. ТНВ тамашачылары аны “Ком сәгате” тапшыруының авторы һәм алып баручысы буларак та белә.
-
“Дәресемдә математикага да урын бар”
Республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казанның 39 нчы мәктәбендә белем бирә. Казанда урыс мәктәбен тәмамлаган Ильмира Әпсәләмова урыс балаларына татар телен өйрәтүнең бар нечкәлекләрен белә. Ильмира дәресләрен математика белән бәйләп тә аңлата. “Укучыларым татарча яхшы сөйләшә”, – ди ул.
-
Алинә Заһитова: “Әлеге чемпионатны беркайчан оныта алмам”
Шимбәгә каршы төндә Алинәгә ияреп аның миллионлаган җанатары да елады – 15 яшьлек Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Миланда узган дөнья чемпионатында медальсез калды. Кыска программадан соң икенче урынга урнашкан татар кызы ирекле чыгышы вакытында өч тапкыр бозга егылды. Нәтиҗәдә – 5 нче урын.