Интервью рубрикасы буенча яңалыклар
-
Эшлисең икән, җиренә җиткер!
«Булдырам дип тора! Янып тора! Бер көн белән генә яшәми, максатына ирешер өчен киләчәккә планнар кора. Яңалыкка омтылган, төрле эзләнүләрдән курыкмаган кеше һич икеләнмичә аның артыннан иярәчәк…» Халык танып-яратып өлгергән Гүзәлия белән очрашып сөйләшкәч аның турында бездә әнә шундый фикер туды.
-
“Үлемсез полк”ка кушыласызмы? (сораштыру)
Казанда 9 Май көнне узачак “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә. Әлеге чара республиканың барлык шәһәр-районнарында оештырылачак. Татарстанда хәтер акциясенә 300 мең чамасы кеше кушылыр дип фаразлыйлар. Сезне бу чарага нәрсә алып чыга?
-
Түбән Камада ерткычларча үтерелгән Гөлшатның әнисе Тәнзилә апа Шәйхиева белән ӘҢГӘМӘ
Түбән Камада Гөлшат исемен белмәгән кеше юктыр. 9 гыйнвар көнне интернетта “Алмаш” ял базасында чаңгы шуып йөргән җиреннән Гөлшат исемле яшь ананың югалуы турындагы хәбәр бөтен шәһәрне аякка бастырды. Ул төнне шәһәр йокламады да кебек. Урман иңләп Гөлшатны эзләүче коткаручыларга, волонтерларга ярдәмгә меңнәрчә шәһәрдәшләр кушылды. Төнге икеләр тирәсендә Гөлшатның үле гәүдәсен кар астыннан табып алганнар… Ире кечкенә кызын күтәреп басып калган җирдән нибары 500 адым ераклыкта..
-
Гүзәлия: Элвин Грей белән җырлагач «Җитте, нокта куям», – дидем
«Булдырам дип тора! Янып тора! Бер көн белән генә яшәми, максатына ирешер өчен киләчәккә планнар кора. Яңалыкка омтылган, төрле эзләнүләрдән курыкмаган кеше һич икеләнмичә аның артыннан иярәчәк…» Халык танып-яратып өлгергән Гүзәлия белән очрашып сөйләшкәч аның турында бездә әнә шундый фикер туды.
-
“Балалар бәхетле булырга тиеш”
"СОлНЦе" мәктәбе директоры Павел Шмаков белән интервью.
-
Эшлисең икән, җиренә җиткер!
«Булдырам дип тора! Янып тора! Бер көн белән генә яшәми, максатына ирешер өчен киләчәккә планнар кора. Яңалыкка омтылган, төрле эзләнүләрдән курыкмаган кеше һич икеләнмичә аның артыннан иярәчәк…» Халык танып-яратып өлгергән Гүзәлия белән очрашып сөйләшкәч аның турында бездә әнә шундый фикер туды.
-
“Телләрне ирекле сайлап уку – алдау”
Узган елның көзендә Россиядә тел низагы калкып чыккан иде. Милли республикаларда, аеруча Татарстанда җәмәгатьчелек прокуратураның, мәктәпләрдәге татар теленең укытылуы артык күп, ул ихтыяри булырга тиеш, дигәне белән килешмичә көрәшеп карады, урам җыеннары, пикетлар булды, петиция, мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Халык уянды, әмма түрәләр башкача карар кылды.
-
“Ә бездә алай түгел”
Дуслык күпере” фестивалендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче популяр җырчы Әнвәр Нургалиев та чыгыш ясады. Фестиваль вакытында ул төрле шәһәрләрдә тамашачының чыгышларны ничек кабул итүен күзәтеп барган һәм үзе өчен кайбер нәтиҗәләр ясаган. Аныңча, җырчы гади халыкка якын булса, аны яхшы кабул итәләр. Һәрбер җырчы репертуарында халык җыры булырга тиеш.
-
Сабантуйны көтәсезме?
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Сабантуй үткәрү турындагы карарны имзалады. Шул рәвешле, республика районнары һәм авылларында бәйрәм – 16-17 июньдә, Казанда һәм Чаллыда исә 23 июньдә узачак. Моңа кадәр Мәскәүдә Сабантуй 21 июльдә узачак, дип хәбәр иткәннәр иде. Сез Сабантуйны көтәсезме?
-
Авыл да, нигез дә кадерле безгә
Татарстанда 956 җирле үзидарә бар. Муниципаль берәмлекләр советы алдына бүген бик күп бурычлар куелган. 21 апрельдә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин белән эшчәнлекләре турында сөйләштек.
-
Сүз иреген кысу түгелме?
Мәскәүдә Таганка суды илдә “Телеграм” каналын ябу турында карар чыгарган. “РИА-Новости” хәбәр итүенчә, суд әлеге эшне ярты сәгать эчендә тикшергән. Билгеле булганча, моңа кадәр “Телеграм” мессенджерын ябуларын сорап, “Роскомнадзор” судка мөрәҗәгать иткән иде. “Роскомнадзор” һәм ФСБ вәкилләре әйтүенчә, “Телеграм”ның шифрлау ачкычларын күрсәтергә теләмәве җәмгыятькә куркыныч тудырырга мөмкин. Мессенджер вәкилләре исә суд карарына шикаять белдерергә җыенулары турында хәбәр иткән. Бу сүз иреген кысу түгелме?
-
“Телне саклауны да җырга өймәгез инде”
“Дуслык күпере” фестивалендә иң популяр җырчы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) булды. Сәхнә артында да аны читкә алып китүе җиңел түгел. Бөтенесенең аның белән фотога төшәсе, сөйләшәсе килә. Грей исә сүзгә юмарт, селфи төшәргә ялындырып тормый. Күренеп тора, олысы, кечесе ярата үзен. Ниһаять, сөйләшәбез. Мин татарча сорыйм, ул башкортча җавап бирә. Шунысы белән дә үзенә ихтирам уята. Беркемгә ярарга тырышмый. Әйткән сүзеннән кире кайтмый. Арттырып язмагыз, юкса эзләп табам, дип бармак янарга да онытмый.
-
Яманны һәркем уйный алмый
Аңа нибары 23 яшь. Ләкин театр дөньясында исемен белмәгән кеше юк. Хәер, театр белән җенләнгән егетнең исеме онытылып та бара бугай инде, аңа көндәлек тормышта да Иблис дип эндәшә башлаганнар. Берәү булса, үпкәләр иде, Минзәлә драма театры артисты Рөстәм Зиннуров шатлана гына. Ләкин Рөстәмгә бер спектакльдән соң уңыш килгән дип уйлау да хата. Ел вакыйгасы дип танылган “Иблис” спектаклендә төп рольне башкарганчы да, аның даны чыккан иде инде. Халык театрын машиналы итте, дип сөйләделәр.
-
“ПЕНСИЯГӘ ЧЫГУНЫ СӘГАТЬЛӘП САНАП КӨТӘМ”
Татарстанның халык артисты Азат ТИМЕРШӘЕХкә 10 апрельдә 60 яшь тула. Җырчы мәш килеп юбилеена әзерләнә. Эше тыгыз чак. Шулай да Азат абый, бераз буш вакыт табып, редакциядә кунак булып китте. Кәефе көр! Кайберәүләр, 60 яшь тулгач, пенсионерлар сафына басам, дип бераз күңелсезләнсә, Азат абый, киресенчә, бу көнне көтә икән.
-
Баланы кем карый?
Күптән түгел редакциягә бер хат килеп төште. “Ике баламны да үзем үстердем. Әниемнең миңа булышырга бер дә вакыты булмады. Бакчага да йөрттем, хастаханәгә дә алып бардым. Ә менә кызым, оныкларыңны караш, дип теңкәмә тия. Узган ел икенче баласын алып кайтты. Оныкка 5 ай тулганчы, көн саен үзем барып юындырып йөрдем. Эштән соң арыйм. Кызым ишетергә дә теләми. Әгәр син булышмасаң, бала караучы яллыйм, ди. Бар кешегә дә балаларын әниләре караша микән?