Интервью рубрикасы буенча яңалыклар
-
Теләчедән Наил Алан белән соңгы әңгәмә
Кичә “Азатлык” радиосы корреспонденты Наил Аланның Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә вафат булуын хәбәр иткән идек. “Наил Аланның үлеме – татар халкы өчен зур югалту. Ул үзенең позициясе, стиле белән татар дөньясына танылган шәхес иде”, – дигән Татар-информга “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов.
-
Гөлназ Асаева Җәвит Шакиров улы һәм Элвин Грейга мөнәсәбәтен, Хәния Фәрхи белән бәйле үкенечен сөйли [эксклюзив интервью]
Гөлназ Асаева исеме татар эстрадасында бүген еш яңгырый. Туташка күптән түгел бары тик 20 яшь тулуга карамастан, ул сәхнәдә үз урынын булдырырга җитешкән. 2 июнь Г. Тукай исемендәге Филармониядә аның өченче концерты узды. Әлеге кичәгә кемнәр килгән? Кем нәрсә бүләк иткән? Гөлназ сорауларга үзе җавап бирде.
-
Гүзәл Яхина: «Әби белән бабамның йорты минем өчен зур дөнья булды» (ИНТЕРВЬЮ)
«Зөләйха күзләрен ача» романы белән Татарстан, Россияне генә түгел, дөньяны шаулаткан язучы Гүзәл Яхинаны Россиянең яңа тарихында иң якты дебютант, диләр. Әле шушы көннәрдә генә язучы Казанда яңа китабын тәкъдир итте. «Дети мои» дигән роман табадан төште.
-
Гүзәл Уразованы мәдәният министры итеп куйсалар, ул нишләр иде? (ВИДЕОИНТЕРВЬЮ)
Әлмәттә яшәп иҗа итүче журналист һәм шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова шушы көннәрдә популяр җырчы Гүзәл Уразовадан ачыктан-ачык интервью алган. Юрий Дудь стилендә.
-
«Ел укытучысы» бәйгесенең абсолют җиңүчесе Радик Хәбиров: «Мин мәктәпне сайладым!»
Март аенда, табигать кышкы йокысыннан уянып, яшәрә, җанлана башлаган бер мәлдә, Казанда мәгариф өлкәсенә кагылышлы зур тантана уза. Берничә айга сузылган сынауга йомгак ясалып, «Ел укытучысы» бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителә.
-
Нурислам Сираҗиев: "Мин туп типмим, чигү чигәм"
Татар бизәкләре белән чигү сәнгате югалырга мөмкин, аны популярлаштыру мөһим. Казан егете, тел белгече Нурислам Сираҗиев чигү белән мавыга һәм социаль челтәрләрдә башкаларны да өйрәтә. Азатлык аның янында кунакта булып кайтты.
-
ИСТОРИЯ О ТОМ, КАК СЕРГЕЙ БЕЗРУКОВ ОЧУТИЛСЯ В БУИНСКЕ: ИНТЕРВЬЮ С МЭТРОМ ОБ ОБРАЗАХ ГОДУНОВА И БЕНДЕРА, РЭПЕ И ПЕРЕВОРОТАХ В ТЕАТРЕ
За час до спектакля артист согласился дать интервью генеральному директору «Татмедиа» Андрею Кузьмину.
-
"Татар телен укытырга теләгем калмады"
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары әкренләп башка белгечлекләр үзләштерә. Аларга җан асрар өчен өстәмә эш эзләргә туры килә. Яшь белгечләр мәктәптән китү ягын карый. Азатлык татар теле укытучылары белән аралашты, быел татар теле белгечлекләре дипломын алучылар кайда барыр, ничек эш табар дип кызыксынды.
-
Тамашачыга нинди әсәрләр кирәк?
22 май Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Шамил Фәрхетдиновның "Гомер буе сине көтәм" дигән спектакленең премьерасы булды. Азатлык сораштырган тамашачылар "яшьләргә җиңелчә спектакльләр, ә урта буынга тарихи, классик әсәрләр кирәк" дигән фикер белдерделәр.
-
ИлСАФ: “БӘХЕТНЕ ТАНЫЙ БЕЛЕРГӘ ГЕНӘ КИРӘК”
Үзенә генә хас булган тавыш мелизматикасы белән тамашачы күңелен яулап алган җырчы ул. Аның “Тәрәзәдә – әни күзләре”, “Кайталар кыр казлары”, “Әбиләр чуагы” кебек җырлары безгә күптәннән яхшы таныш. “Диләфрүз”дә кунакта – Татарстанның халык артисты ИлСаф.
-
“Туган телдән ваз кичү – хаинлек”
Шагыйрь Ркаил Зәйдулла белән шигърият хакында, аның яңа гына үткән иҗат кичәсе турында сөйләшергә теләгән идек. Ләкин сүз тел низагы, яңа федераль канун проектына барып тоташты. Бу табигый да. Тел бетсә, әдәбият та юкка чыга. Хәер, тел дә бетми, әдәбият та кала, ди шагыйрь. Фәкать телен җуйган халык юкка чыга.
-
"Казанда гейларга үзләрен белдерми яшәү хәерлерәк"
һомофобия күренеше Казанда да көчле. Казанда туып-үскән Гадел Җәббаров үз башыннан узган мыскыллаулар, кыйналуы хакында Азатлыкка сөйләде. Аның фикеренчә, һомофобия күренеше дәүләтнең гей пропаганда канунын кабул итүе белән чәчәк ата башлаган.
-
Ак күлмәкле «доярка»
Әңгәмәдән өзек.
-
Балалар ничә яшьтән уразага керә ала?
Рамазан башланырга санаулы көннәр калып бара. Бик күпләр өчен сынау һәм сыналу ае бу. Ураза тотучылар елдан-ел арта, ифтар вакытларында әби-бабайлар янәшәсендә яшьләрне дә еш очратасың. Казандагы “Гадел” мәчете мөгаллимәсе Фәния абыстай Җәләлиева белән әңгәмәбез дә – уразага әзерлек хакында.
-
Фатих Сибәгатуллин: “Татарлар инглизләргә чалбар кидерткән”
Дәүләт Думасы депутаты, язучы, дәүләт эшлеклесе Фатих Сибәгатуллинның “Бөек Россия: Атилладан президентка кадәр” (“Великая Россия: от Аттилы от Президента”) исемле яңа китабы басылды. Татарлар Бөекбританияне кайчан татарлаштырган яки шотландларның итәк киеп калуында татарларның нинди катнашы бар? Автор Ленин, Сталин турында нинди яңалыклар ачкан? Ни сәбәпле сугыштан соң халык ачлыктан кырылган? Татар телен укытуда нишләргә? Бу турыда Фатих Сибәгатуллин белән сөйләштек.