Интервью рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татар булуым белән горурланам!
Мине һәрвакыт яраткан эшенә тулысынча бирелгән һәм башка өлкәләрдә уңышка ирешкән кешеләр сокландыра иде. Кайлардан барысына көч табып һәр эшкә өлгерә икән алар?! Бу хакта танылган һәм күпләрнең яраткан җырчысы Сөмбел Билалова белән сөйләшергә булдык.
-
“Заманча итәбез дип, җырны тамырыннан аермыйлар”
Җыр сәнгате бер урында гына таптанып тормый. Тик, алга барган саен, миллилегебез, тыйнаклыгыбыз, моңыбыз югала бара төсле. Әле ярый җырчылар арасында шул миллилекне саклап калырга омтылучылар бар. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов менә шундыйлардан.
-
“Мин бит әле артист кына”
Озын буе, җиңел, ябык гәүдәсеннән һәм... тавышыннан таныйлар, үз итәләр аны. “Зәңгәр шәл” спектаклендә “Кара урман” җырын башкаруын гына искә төшерегез! Раил Шәмсуаровның моңлы актер булуын театрга еш йөрүче тамашачы әллә кайчан сизде инде. Рольләрне тавышының мөмкинлекләренә карап бирәләрдер кебек аңа. Тагын бер үзенчәлекле ягы – хыялыйлыгы бар. Аралашып утырганда да: “Бу егет образыннан чыкмаганмы, әллә кереп тә тормаганмы?” дип уйлап куясың. Раилнең Камал театры сәхнәсенә менүенә дә ун ел була икән инде. Актерның театр тормышын барлап кына калмыйча, дөньяга карашы, бүгенге вакыйгаларга мөнәсәбәте турында да кызыксындык.
-
Киңәш кирәксә, Әлфиягә кушыл
Баладан кызыгып, ата-ана да “интернет“ дигән дөньяны гизә торган заманада яшибез. Интернетны дөрес итеп куллана белергә кирәк бит аны. 57 яшен тутырган Әлфия апа Галиәхмәтова кебек, мәсәлән. Беренче татар инстаблогеры Ринат Галиәхмәтовның әнисе ул. Әлфия апаның “хоп-хоп” дип көн дә иртән җәяүләп йөрүләрен, кышын чаңгыда шууларын карау, көн саен аннан яңа рецептлар көтүләр 11 меңгә якын язылучының гадәти бер тормыш күренешенә әйләнеп куйды инде. “Әти-әниләрегез интернет белән эш итәргә өйрәнсен, өйрәтегез. Сез еракта, яшь барган саен, үзеңне ялгыз итеп тойган чаклар була. Балаларны, оныкларны сагынабыз. Шул чакта телефон ярдәмгә килә”, – дип бөтен яшьләргә мөрәҗәгать итә Әлфия апа.
-
Теләче. Беренче йөзлектә IT авыл мәктәбе
Район үзәге булган Теләче авылында бүгенге көндә 574 баланы үзенә сыйдырган бер һәм бербәнбер урта мәктәп эшли. Тарихында Павел Иванов, Нурислам Насыйбуллин, Евгений Бушмакин, Рөстәм Җәләлов, Екатерина Иванова, Эльмира Хәмизова кебек дәрәҗәле, үз алдына куйган максатны ахырына кадәр җиткерә белүче шәхесләр җитәкләгән мәктәп коллективы бүгенге көндә энергияле, яшь директор Раил Расиф улы НӘҖИПОВ кул астында хезмәт куя. Биредә эшли башлавына өч ел гына булуга карамастан, укучылар, әти-әниләр, коллегалары арасында абруй казанырга өлгергән ул. Узган уку елында республиканың 100 иң яхшы мәктәбе арасында уникенче баскычта урын алган уку йорты нинди планнар һәм яңалыклар белән яши? Татар теле әйләнәсендәге ыгы-зыгы аларга тәэсир иткәнме? Мәктәп директоры белән әнә шул сорауларга җавап эзләдек.
-
“Юләр дип караучылар булды”
БДИлар чоры тәмамланып, нәтиҗәләр ясалып югары уку йортларына документлар тапшыру башланды. Татар теленә һөҗүм булуга карамастан, быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын бирүчеләр дә табылган. Татарстанда андыйлар 24 булып чыкты. Азатлык аларның берничәсе белән аралашты.
-
«БЕР ТӘГӘРМӘЧЛЕ» САЛАВАТ /ФОТО, ВИДЕО/
«Хәзер булам!» КФУның бакчасында очрашырга сүз куешкан егеттән телефоныма шундый хәбәр килеп төште. Ике күземне тутырып, бер тәгәрмәчле велосипедта йөргән егетне көтә башладым. Озак та тормады, килеп чыкты! Менә ул, үзе бер тәгәрмәчле сәпиттә җилдерә, йөзе балкый, әйләнә-тирәдәгеләргә позитив өләшә! Казан музыка көллиятенең 1нче курсын тәмамлаган Салават Баһаветдинов унициклсыз урамга чыкмый хәзер.
-
Айгөл Бәдретдинова: Кияүгә чыкмавыннан оялган кешене аңламыйм
“Татарстан хәбәрләре” тапшыруының алып баручысы һәм хәбәрчесе Айгөл Бәдретдинова 7 елдан артык “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендә эшли. Айгөл белән ТНВдагы эшчәнлеге һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.
-
“Тормышыма тыкшынганны кичермим” (әңгәмә)
Татар эстрадасында искәрмәдән чыгарма булган, башкалардан аерылып торган җырчылар алай күп түгел. Илсөя Бәдретдинова – шуларның берсе. Аның уңышын вакытлыча, тиздән онытылачак дип фараз кылучылар булды, хәзер дә бар. Әмма ул һаман да күз уңында, соңгы вакытта тагын да популярлашты. Чөнки җырчы эзләнүдә, үзгәрүдә. Хәер, аның үзгәрүе дә халыкны гөжләтә. Инде аптырагач, ул битенә операция ясаткан, дип сөйли башладылар. Ул исә, көлемсерәп, ясатмадым, дип җавап бирә. Үзенә нәфрәт белән караучыларга да нәфрәте юк аның. Илсөя Бәдретдинова тагын ниләр белән шаккатырырга җыена? Эстрададагы кайбер күренешләргә нинди мөнәсәбәттә? Әңгәмәдә әнә шуларны ачыкладык.
-
Туган тел чит телдән киммени?
“Телебезне кисәргә берәүнең дә хакы юк. Иреклегә калдырылса, туган телләр бетәчәк”, – ди Татарстандагы башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе Гали Хәсәнов. Ә башкорт халкы бүген үз телен, гореф-гадәтләрен ничек сакларга җыена икән?
-
Сәхнәгә дога укып чыгам
Мәгълүматка бай заманда яшибез. Мондый шартларда нәфис сүз осталарына да игътибарны җәлеп итү җәһәтеннән җиде кат тир түгәргә туры килә. Теләсә кайсы концертның уңышы аларга бәйле ләбаса. Менә шунда кемнең кемлеге ачыклана инде. Кемдер затлы, зәвыклы булып таныла, ә кайсылары билдән түбәнгә төшеп китә. Сәнгатьтә тагын нинди проблемалар бар? Бу хакта Татарстанның атказанган артисты Лилия Аппакова белән сөйләштек.
-
“Авыл тарихы әби-бабай истәлеге генә түгел”
Балтачта яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь, туган як тарихын өйрәнүгә ике дистә елдан артык гомерен багышлаган Гарифҗан Мөхәммәтшин белән әңгәмә кордык.
-
“КОСМОНАВТ ЙӘ ПРЕЗИДЕНТ БУЛАМ”
Казанда яшәүче Гүзәл һәм Динар СИБГАТУЛЛИНнарның 5 яшьлек уллары Арсланны бүген бөтен Русия белә. 4 яшьтә “Пусть говорят”, “Лучше всех!”, “Привет, Андрей!” тапшыруларында “Я люблю тебя, жизнь!”, “Священная война” җырларын башкарып, “Гамлет”тан өзекләр сөйләп шаккатырган баланы шул вакытта ук яраттылар. Күп чарада чыгыш ясаганы, Казан юридик институтының иҗадый тормышында актив катнашканы өчен, Җиңү бәйрәмендә медаль дә тапшырдылар.
-
Зәринә Хәсәншина «Казан егетләре»ннән ни өчен китүен әйтте
Кешенең исеме җисеменә тарта, диләр… Күрче, аның да тавышы иртәнге саф саба җиленә салып моң бишегендә тибрәтә дә, офыкларның күзен ачучы таң бикәсе — кояшның җете сары нурларында коендыра… Яшәешнең чыганагы булган күк җисеменнән дәрман алган кебек, бу тавышны ишеткән һәр адәм заты да күңеленә дәрт, куәт өсти. Раббыбыз ул тавышка моң да, көч, дәрт тә салган! Шуңа өстәп, иясенә чибәрлек һәм акылны да мулдан биргән. Тырышлык һәм үҗәтлелекне бизмәннең икенче ягына салсак, каршыбызда — син яратып өлгергән, танылып килүче җырчы — Зәринә Хәсәншина, галиҗәнәп укучым!
-
Мондый вәзгыятьтә ул вазифада калуым да дөрес булмас иде
Ул һәрвакыт журналистларның игътибар үзәгендә булды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгәндә, Энгель Нәвап улы Фәттахов каләм әһелләренең сорауларын җавапсыз калдырмый иде. Узган ел ахырында исә ул кабат Актаныш районын җитәкли башлады. “ВТ” хәбәрчесе элеккеге министрның хәл-әхвәлләрен белешеп кайтты.