Өйдә контейнерда гөмбә үстерү турында язма күп укучыларыбызда кызыксыну уятты. Шампиньон гөмбәсе үстерү буенча кече ферманы Лаеш районы егете, 28 яшьлек Денис Сагдудинов бер ел элек булдырган икән.
— Тәрәзә төбендә суган, укроп, яшелчәләр үстерәбез. Ә нишләп гөмбә утыртып карамаска, дип уйладым. 14 көннән беренче уңышны җыйдым, — ди Денис...
— Казанның гипермаркетларында сатылган мицелийдан 1-2 гөмбә генә үстереп була. Ә безнекеннән контейнерыннан 2-3 кг гөмбә алырга мөмкин, — ди Денис. — Чөнки Туладан кайтартылган мицелийда тиешле дәрәҗәдә тавык тизәге, салам, гипс, известь катнашмасы бар.
Шампиньонны өйдә үстерү өчен, 17-22 градус җылылык кирәк. Контейнерларны тәрәзә төбенә куймаска (турыдан-туры кояш нурлары төшмәсен), иң яхшысы — ышыграк урынга урнаштырырга. Һәрдаим су сибү мөһим. Беренче уңыш — 14 көннән, икенчесе тагын бер атнадан, өченчесе атна ярымнан җитешә.
— Бәяләр ничек?
— Шампиньонның килосы — 180-200 сум. Кибетнекеннән ике тапкыр арзан. Өстәвенә химиясез үстерелә. Ә гөмбә утыртылган контейнерның бәясе — 350-400 сум.
Денис китереп бирү хезмәте һәм интернетта махсус сайт та булдырган. Аны “ВКонтакте”, “Instagram”да табарга мөмкин.
— Айга 25 тонна гөмбә үстерәбез, — ди Денис.


Фото: https://vk.com/irekmaydani
Нет комментариев