Интервью рубрикасы буенча яңалыклар
-
Нурминский: "Ныграк танылгач, татар егете булуымны әйтәчәкмен"
Татар рэперы саналучы Альберт Нурминский үз тамашаларында татарча ике генә җыр башкара. Азатлык хәбәрчесе аннан татарча нигә аз җырлавын, аны кемнәр тыңлавын, киләчәккә планнарын белеште.
-
ШОМЛЫ КӨН ХАТИРӘЛӘРЕ
22 июнь тарихка сугыш башланган кара көн булып кереп калды. Өлкән буын хәтерендә әлеге көн белән бәйле нинди хатирәләр саклана? Ул елларның шаһитләре булган мөхтәрәм тыл ветераннарыннан шулар хакында сораштык.
-
САБАНТУЙЛАР ГИЗӘ ҖИҺАННЫ
Районыбыз авылларында шаулап-гөрләп Сабантуйлары узды. Бу атнада халкыбыз Саба Сабантуена әзерләнә. Райондашларыбыздан Сабантуй тәэсирләре турында сораштык.
-
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Хәләлдән акча эшләмибез”
Башкалабызда X бөтенроссия татар дин әһелләре җыены бара. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашып, милләтебез, өммәтебез алдында торган җитди мәсьәләләргә мөнәсәбәтен сораштык.
-
Театр – җан азыгы
Әлфия Якуб кызы Хәсәнова 1952 елның 5 июнендә Чәбки-Саба авылында туа. Урта белем алганнан соң, Казан мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, туган ягына әйләнеп кайта һәм Саба яшь тамашачылар театрына нигез сала. 1979 елда Әлфия Хәсәнова Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына артистка итеп эшкә чакырыла. Ул биредә беренче рольләре аша ук ( Мөслимә – Т. Миңнуллин “Кырларым-тугайларым”, Зилә – Р.Хәмид “Кайтыр идем”, Зөбәрҗәт, Сәлви – Н. Исәнбәт “Хуҗа Насретдин” һ.б.) үзен чын-чынлап таныта, тамашачылар мәхәббәтен казана. Миңа танылган якташым белән әңгәмә кору бәхете елмайды.
-
Гөлназ Асаева: “Диплом алам да, башлыйм”
Tatar Today баш мөхәррире Рөстәм Исхакый Гөлназ Асаева белән аның яңа лейблы турында әңгәмә корды.
-
Элвин Грейның проспискасы, өе кайда? — Казандагы юбилейдан соң видеоинтервью
«Әлеге егетне белмәгән кеше юктыр инде, мин үземне бу көннәрдә аны әле генә белә башлагандай хис иттем. Башымда перезагрузка булды», дип уртаклаша Элвин Грейның Казандагы юбилей концертларыннан соң Tatar today яңалыклар порталы баш мөхәррире Рөстәм Исхакый. Татарларның гимны — «Туган тел»не Индонезиядән иҗатташ дусты Аллан Андерсонга өйрәтеп, меңләгән тамашачылар белән 3 көн җырлаулары йөрәккә май булып ятты, ди ул.
-
Рузил Гатин: “Аяктан ассалар да, җырлыйм”
Үз казаныңда гына кайнарга ярамый. Италиянең абруйлы театрларында чыгыш ясаучы тенор Рузил ГАТИН әнә шулай ди. Без аның белән Казанда музыка юнәлешендә бер генә театр булуның зыяны, талантларның читкә китү сәбәпләре, татарлыкның көче турында сөйләштек.
-
Гөлназ Сәфәрова, “Мин” проекты: “Бездә хатын-кызлар үз-үзләрен яратып бетермиләр”
ТНВ телеканалында баручы «Мин» тапшыруына март аенда бер ел булды. Димәк, әлеге тапшыруның тарихы барлыкка килде. ТНВ интернет-редакциясе тапшыруның авторы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова белән аралашты.
-
«Кеше ураза аенда үлеп китсә…»
Сорау. Белә торып уразаңны бозсаң нишләргә?
-
Tatar malay: «Сине бит Рөстәм Нургалиевич карый, ник хәерчелекне күрсәтәсең» диләр
Күпләр бәлки Ринат Галиәхмәтов дигән кешене белмидер дә. Ә менә Татар Малайны бар да белә. Соңгысы Ринатны таныттымы, әллә киресенчәме – анысы мөһим түгел. Шунысы хак: Ринат-Татар Малай – хәзер иң күп укучысы булган иң актив татар блогерларының берсе. Аның язмаларына, фото һәм видеоларына Татарстан Президенты лайк куя икән, бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли кебек.
-
“Укытучы артыгын күтәрә алмый”. Яшьләр ник мәктәптә калмый?
Республика мәктәпләренә 2 меңнән артык укытучы җитми. Әлеге вәзгыятьне ничек үзгәртеп була? Ни өчен яшь укытучылар мәктәптә төпләнеп калырга теләми? Заманча укытучыларны ничек әзерлиләр? Бу хакта Казан федераль университетының психология һәм мәгариф институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Айдар КӘЛИМУЛЛИН белән сөйләштек.
-
Зөфәр Хәйретдинов: “Аерылышырга теләгән чаклар булды”
ТНВ телеканалында үзенчәлекле «Адәм белән Һава» тапшыруы бара. Ләйлә Дәүләтова тамашачыны төрле сәнгать әһелләренең гаиләләре белән, көнкүрешләре белән таныштыра. ТНВ интернет-редакциясе бүген сезгә Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов белән әңгәмә тәкъдим итә.
-
«Очучы булырга хыялланды». Стюард Моисеевның әнисе улының балачагы һәм батырлыгы турында
Бортпроводник Максим Моисеев балачактан очучы булырга хыяллана. Бу хакта RT биргән интервьюсында аның әнисе Юлия Карева сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ул ахыргача пассажирларның тормышы өчен көрәшкән, чөнки аны шулай тәрбияләгәннәр.
-
Мөнир Рахмаев: “Илсөяргә кадәр булган мөнәсәбәтләрдә хыянәт иткәнем булды”
«Кайчан өйләнәсең?», — дигән сораулар белән җырчы Мөнир Рахмаевка еш мөрәҗәгать итә идек. Бүген исә ул буйдаклар арасында юк. Апрель башында Мөнир үзенең «Instagram» битендә сөйгән яры белән никахлашуы турында хәбәр итте. Күпләр өчен әлеге мәгълүмат көтелмәгән булды Бүген исә ул курыкмыйча: «Мин өйләнгән», — ди. ТНВ хәбәрчесе аның белән аралашып алды.