Кызык-мызык рубрикасы буенча яңалыклар
-
Жвачка туген көне
Бүген без көненә берәр пачка чәйни торган ЖВАЧКАның туган көне. Аңа ничә яшь дип уйлыйсыз? Ничек уйлап тапканнар? Хәзер беләбез!
-
Ни өчен көн уртасында йоклау файдалы?
Аннан тәмле нәрсә юк! Йокыдан, әлбәттә! Бүгенге “Ни өчен?” рубрикасын йокы темасына багышлыйбыз. Ни өчен караңгыда йокларга кирәк? Ни өчен көндез йоклап алу файдалы? Аз йокласаң, ни була? Хәзер беләбез!
-
КИЛЕШКӘННӘР: “ОФЛАЙН”, “БЛОГЕР”, “ТРОЛЛИНГ” СҮЗЛӘРЕН ДӨРЕС ЯЗА БАШЛАЯЧАКЛАР
21нче гасыр сүзләре, неологизмнары, шулкадәр тиз үзгәрә ки, аларны кулланып кына өлгер. Тик сөйләшү – бер, ә язу – бөтенләй икенче нәрсә. Еш кына трендлы сүзләрне ничек дөрес язарга белми аптырыйсың. Ниһаять, лингвистлар да кайбер сүзләрнең дөрес язылышы турында уртак фикергә килгән. Интернетта һәм социаль челтәрләрдә грамоталы булу өчен шушы 5 пунктны гына белергә кирәк:
-
Ир-ат бабасы яшергән хәзинәне тапкан
Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Дамир Илялов үз йортында хәзинәгә тап булган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
-
Ни өчен песиләр судан курка?
Аларны барысы да (барысы да диярлек!) ярата, аларга карап, бар кеше дә (барысы да диярлек!) елмая, аларны гел ( гел диярлек!) сыйпап торасы килә. Кемне, дисеңме? Песиләрне билгеле! Ә син аларда турындагы кайбер фактларны белмәгәнсеңдер дә.
-
Ир-атның экскаватор чүмечендә өскә күтәрелеп песи коткаруын видеога төшергәннәр
Мәче биек багана башына менгән, әмма аннан мөстәкыйль рәвештә җиргә төшә алмаган.
-
"АЛМАЛЫ ЛИХОРАДКА" ЯКИ IPHONEга ЧИРАТ ТОРГАН ӨЧЕН 1 МИЛЛИОН!
iPhone 11 һәм 11 Pro’ның официаль презентациясеннән соң бер атна да үтәргә өлгермәде, Авито һәм Юла бу яңа “алмаларга” чират торырга тәкъдим итүчеләр белән шыплап тулды да. Әйтергә кирәк, мондый хезмәт бер дә арзан тормый.
-
Казанда бер маймылны 170 мең сумга сату турында игълан чыкты
Хуҗасы сүзләренчә, бу маймыл ике ел дәвамында фотографияләр өчен экспонат булган.
-
Карындагы бала әнисен терелтә ала
Көлгән сабыйны күреп, елмаймыйча калган кеше бармы икән? Алар соры көннәрне бизиләр, балаларның бөтен дөньяга исләре китеп караулары безне дә сабый чагыбызга алып кайта. Аларның уеннарына кушылса, алтмыш яшьлек кеше дә үзен алты яшьлек дип хис итәчәк. Балдан татлы багалмалар турындагы иң кызыклы мәгълүмат белән танышасыгыз киләме? Сезнең өчен шундый 27 фактны бергә тупладык.
-
INSTAGRAMдагы ИҢ ПОПУЛЯР КЕШЕ... ҮЗГӘРДЕ!
Instagram челтәрендә иң популяр россияле кем дип уйлыйсыз? Ольга Бузова, дисезме? Юк икән шул! Хәзер Россия Инстаграм челтәрендә яңа лидер - Хәбиб Нурмагомедов.
-
74 яшьлек әби игезәк бала тапкан
“Яшь әни” дә, игезәк сабыйлары да үзләрен яхшы хис итә.
-
НИ ӨЧЕН АШАГАЧ ЙОКЫ КИЛӘ?
“Ашау өчен яшәмибез, яшәү өчен ашыйбыз” дияргә яратсалар да, ашау кешегә ләззәт китерә, тынычландыра торган нәрсә булуын дәвам итә.
-
Алтайның Денис мәгарәсендә могҗизага тиң әйбер табыла
Алтайның Денис мәгарәсендә дөньядагы иң борынгы хайван – 50 мең яшьлек хайван сурәте табылган.
-
Егетләрең тачка чәлдерә алмый азаплануы видеога эләккән
Урлый белү дә үзенә күрә талант. Моңа дәлил - түбәндәге видео. Ике егет стройкадан тачка урларга булган. Видеода каракларның берсенең олы, икенчесенең үсмер - мәктәп укучысы гына булуы күренә. Тачка яшь каракларга нәрсәгә кирәк булганы билгеле түгел. Ләкин аларның шулай тырышулары, һәм уңышка бик озак ирешә алмавы бик көлке күренеш. Һәммәбез болар кебек тырыш һәм сабыр булсак, инде күптән череп баер идек.
-
ӘЙЛӘНДЕРӘМ КАЛЕНДАРЬНЫ ҺӘМ...
Бүген Россиядә инде мемга әйләнеп өлгергән Михаил Шуфутинский башкаруындагы "3 сентябрь" җырына 25 ел! Соңгы 4-5 елда бу җыр шулкадәр популярлашты ки, бу көнгә бер ай кала ук интернетта Шуфутинский белән " Син календарьны әйләндерергә әзерме?" ише мемнар тарала башлый.