Кызык-мызык рубрикасы буенча яңалыклар
-
Беренче тапкыр беренче сыйныфка: 40, 60 һәм 80 ел элек бу ничек булган
35 ел элек, 1984 елда, Белем көне тиешле указ белән рәсми рәвештә бәйрәм һәм истәлекле көн буларак гамәлгә куелган. Хәер, 1-нче сентябрь Россия һәм Совет укучылары өчен элек тә үзенчәлекле дата булган - күбесенчә нәкъ менә бу көнне балалар парта артына утырганнар, китап һәм дәреслекләр дөньясына чумганнар, яңа белемнәр ала башлаганнар. Еллар узса да, Белем көне традиция буенча илебез халкы өчен тантана белән ассоциацияләнә, аның алыштыргысыз атрибутлары – беренче кыңгырау, тантаналы линейка һәм астра, гладиолус һәм хризантемалардан торган көзге чәчәк бәйләмнәре
-
Казанда яшәүчеләр балаларына Әсфәндияр һәм Магдалина исемнәрен сайлаган
19-25 августта Татарстан башкаласының ЗАГС бүлегендә 412 бала тууы теркәлгән.
-
НИ ӨЧЕН ТЕШ ЧИСТАРТКАННАН СОҢ РИЗЫК ТӘМЛЕ ТҮГЕЛ?
Ни өчен теш пастасы 3 төрле төстә? Нигә теш пастасы кулланганнан соң ризык тәмле түгел?
-
Лэйнаның танылган җырын Түбән Кама егете үзенчәлекле итеп башкарган
Таһир Әшрәповның композициясе русча субтитрлар белән татар телендә тәкъдим ителгән.
-
Рөстәм Миңнеханов: «Борчылма, матурым, бернәрсә дә булмады»
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда балалар бакчасы ачылу тантанасында кәефе төшкән кечкенә кызны юата.
-
Казанда троллейбус этеп баручы ир-ат социаль челтәрләр герое булды
Әлеге видеороликны социаль челтәрләрдән файдаланучылар үз сәхифәләрендә урнаштырган.
-
Владимир Путин 210 сумга туңдырма алып Төркия президентын сыйлый
Владимир Путин Төркия президентын туңдырма белән сыйлаган. Туңдырманың бәясе 210 сум булган. Путин сатучыга 5 меңлек биргән дә, сдачасын министрга кайтаруны сорган. «Ул аңа авиациянең үсеше өчен», — дигән. Ә министр Денис Мантуров аңа юмартлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткергән.
-
Берәү Казан кирмәне түбәсеннән велосипедта йөргән
Татарстан Президенты инстаграмында уртаклашкан видео күпләрне шаккатырган. Видеода халыкара велосипед спортының BMX җиңүчесе Ирек Ризаев Казан кирмәне түбәсе һәм диварларыннан велосипедта җилдерә.
-
«Федор» роботы нәрсә өчен гафу үтенгән?
«Федор» роботы Халыкара космик станция (ХКС) белән тоташуга соңга калу сәбәпле, космик «бөкеләр» турында шаяртып язган. Бу хакта аның Twitter сәхифәсендә хәбәр ителә.
-
8 сентябрьдә булачак сайлауларга чакыручы өчпочмак интернетны шартлатты
Социаль челтәрләрдән, интернет массакүләм мәгълүмат чараларыннан, телеграммнан файдаланучылар тиз арада популярлашкан 8 сентябрьдә Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга чакырып җырлаучы өчпочмак ролигын әйләндерә.
-
ҮЛГӘН ТЕЛЛӘРНЕ НИЧЕК ТЕРЕЛТӘЛӘР?
Үлгән телләрне терелтәләр Ел саен дөньяда дистәләгән тел юкка чыга. Безнең күз алдыбызда диярлек үлгән телләрнең күбесе, нигездә, – язусыз һәм әдәбиятсыз телләр. Кызганыч хәл... Әмма кайчак бик борынгы, күптән үле телләрне яңадан «терелтәләр». Яңа сулыш алган телләр белән без дә танышыйк әле.
-
Уфа кешесе лотереяга 7 миллион сум акча откан
«Бәхетле кешенең» 40 сумга «Гослото»дан лотерея билетын сатып алуы ачыкланган.
-
Өй түшәменә оялаган кортлар 50 килограмм бал җыйган
Алар хатынга комачауламаган. Киресенчә, өйдәге гүләүдән ул күңеленә ял алган, тынычланган.
-
Ни өчен сабыйның күз төсе үзгәрә?
Күп очракта яңа туган сабыйның күзләре ачык зәңгәр төстә була. Бары 2-3 яшьтә генә аның күзе үз төсен ала. Эш шунда: күзнең төсе өчен меланин дигән пигмент җавап бирә. Һәм ул бары тик шул яшьтә генә барлыкка килә. Әгәр әлеге матдә күп булса, кешенең күзе караңгырак, аз булса ачык төстә була. Ә инде аның күләме нәселгә бәйле.
-
Ун миллион "заначка"ны бөҗәкләр ашаган
Бик әйбәт булган. Яшермәсен иде, дигән фикердә күпләр. Индонезиядә яшәүче 23 яшьлек ханым өч миллион рупи акчаны әбисе өчен җыйган булган икән.