Кызык-мызык рубрикасы буенча яңалыклар
-
Галимнәр кофе куллануның йокы тирәнлегенә тәэсир итмәвен ачыклаган
14 ел дәвамында 785 ирекле катнашучыны күзәткәннәр.
-
КАРБЫЗ ҮЛЕМГӘ ИЛТӘ?
Статистикага карасак, иң күп карбыз үстерә торган 10 ил арасында Россия дә бар. Гомумән, карбыз безнең илдә бик популяр. Әмма күп кеше аның ни дәрәҗәдә зыянлы булуы турында белми…
-
ЯҢГЫРЛЫ КӨНДӘ НИШЛӘРГӘ?
Җәйнең санаулы көннәре генә калып бара. Һава торышы да безне шатландырмый, тоташ яңгырлар ява. Көннәрне кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәсе, балаларның күңелен күрәсе килә. Өйдән чыкмыйча гына моңа ничек ирешергә соң? Сезгә берничә идея тәкъдим итәбез. Үзебезгә үзебез бәйрәм ясыйк әле!
-
Ябыгасың килсә әлеге 5 спорт төренең берсе белән шөгыльлән
Ябыгу һәм үзеңне идеаль формада тоту өчен даими рәвештә физик күнегүләр эшләргә кирәк, һәм, әлбәттә, сүз атнага ике тапкыр 5 минут йөгерү турында гына бармый. Авырлыкны ташларга гына түгел, тәнегезне тонуска китерергә һәм ныгытырга телисез икән, бердәнбер мөмкинлек — калорияләрне яндыручы спорт төре белән шөгыльләнергә.
-
Син тоеп караган, тик аңлата алмаган эмоцияләр
Эмоция. Көнгә ничә төрлесен генә кичермибез аларның! Ә бит кичереп тә сүз белән аңлата алмаганнары күпме! Әйдәгез, без тоя, тик аңлата алмый торган эмоцияләр белән танышыйк әле!
-
НИ ӨЧЕН ЯҢГЫР ЯУГАНДА ЙОКЛЫЙСЫ КИЛӘ?
Традиция буенча, әлеге сорауга атмосфера басымының төшүен “гаеплиләр”. Әмма галимнәр башка сәбәпләрне дә атый.
-
Җиләк уңсын дисәң
Кайчакта туктаусыз карап, утап, мыекларын кисеп торган хужалар да җиләктән уңмый. Җиләк үстерү кебек авыр хезмәттә уңыш балчыкка һәм һава торышына бәйле. Шулай да, җиләк уңышлы булсын өчен киләсе киңәшләр ярдәм итми калмас:
-
Карлыган бөресен җыяр чак (нәрсәсе белән файдалы?)
Безнең дәү әни чәйгә карлыган бөресе кушып эчәргә ярата иде. Бигрәк тә мондый чәй сөт белән тәмле. Яз көннәрендә әле агачлар бик нык яшелләнгәнче һәм бөҗәкләргә каршы агулар сибелгәнче бакчадагы кара карлыган бөреләрен җыеп киптерергә була.
-
Казан автобусы һәм татар әбисе "Кичке Ургант"ка эләккән
Беренче канал алып баручысы Иван Ургант «Кичке Ургант» («Вечерний Ургант») тапшыруы кунагы Равшана Куркова белән бергә Instagram челтәрендә туры эфирга чыккан. Алып баручы Равшанага туры эфир караучыларның берсен сайлап алып, элемтәгә кереп карарга тәкъдим иткән.
-
Бөтен хикмәт – итендә. Шашлык янган иткә әверелмәсен өчен киңәшләр
Май бәйрәмнәренә дә күп калмады. Дус-туганнар, гаилә белән табигать кочагына чыгып ял итәр өчен менә дигән сәбәп бу. Бакча, йорт-җир эшләреннән соң, гадәттә, шашлык пешереп сыйланалар. Аны нинди иттән пешерәсез соң? Организм өчен авыр да булмасын, тәмле дә булсын дисәгез, итне дөрес сайлый белергә кирәк.
-
Өйдәге тузан файдалы?
Соңгы елларда астмадан тилмерүчеләр артуны күп галимнәр, кешеләрнең чисталыкка артык зур игътибар бирүеннән, дип саный.
-
Галимнәр йөрәк эшен яхшыртуның гади ысулын атады
Йога дәресләре йөрәк-кан тамырлары системасының эшен яхшыртырга сәләтле булып чыкты.
-
Рөстәм Миңнеханов 1 апрельдә «Чак-чак» Норрисны Татарстанның спорт министры итеп билгеләде
Бүген Россиядә Халыкара Көлке көне билгеләп үтелә.
-
1 АПРЕЛЬ: РӘХӘТЛӘНЕП АЛДАЛА!
Ул көн елга бер генә килә! Шуңа күрә мөмкинлекне һич кенә дә кулдан ычкындырырга ярамый! 1 апрельне әйтәм! Рәхәтләнеп алдалап һәм алданып була торган көн бит бу! Бүген без сезгә төрле кешеләрнең алдану тарихларын һәә-әә-әәм кызыклы итеп алдалау ысулларын тәкъдим итәбез!
-
Чиркәүгә йөриме, авыл яки шәһәр — кем булыр иде — Instagram йолдызы, тракторчы Василий сөйли
«Беренче видеоларны мин кертмәдем» – ди күпләребезгә интернет аша таныш булган тракторист, блогер Василий. Хәер, бүген аның турында ишетеп, белмәүчеләр бик аздыр. Заманасы, эше авыр, дип, уфтанмыйча, үз максатларына әкрен генә ирешә-ирешә хезмәт куя ул.