Спорт яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Европа чемпионатының командалар ярышында Зилә Батыршина 3 нче урынны яулады
Европа чемпионатында Зилә Батыршина, Надежда Коновалова һәм Алинә Фазылҗанова хатын-кызлар арасында узган командалар ярышында өченче урынны яуладылар. Татарстан кызлары Чехия спортчыларын артта калдырып, Россия җыелма командасына тагын бер бронза медаль алып килделәр.
-
Президент спорт уеннарының финал этабы
27-29нчы май көннәрендә Зәй шәһәрендә Президент спорт уеннарының финал этабы булып үтте. Ярышка районыбыз данын якларга Саба гимназиясе командасы барды. Кызлар командасы җинел атлетика,өстәл теннисы ярышында 1нче урын, йөзү буенча 2 урын һәм волейбол уенында 3 урынны яуладылар. Саба гимназиясе командасын зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Зилә Батыршина Европа чемпионатының көмеш медален һәм Токио-2020 олимп уеннарына лицензия яулады
«Сабантуй» спорт мәктәбе спортчысы Зилә Батыршина Хорватиянең Осиек шәһәрендә узган пуля һәм стендка ату буенча Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында «Скит» олимпия күнегүендә көмеш медаль яулады. Зилә Россиягә Токио-2020дәге уеннарга Олимпия лицензиясен алып килде. Зилә өчен бу хатын-кызлар арасында «Скит»та континенталь чемпионатның беренче медале.
-
Спортинг-компакт буенча ачык турнир «Мари иле Республикасы кубогының беренче этабы»
23нче майда Песчаный бистәсенең “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.
-
"Восточный барс-Көнчыгыш барсы» ушу буенча Татарстан Кубогы 70ләп катнашучыны җыйды
Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә ушу буенча «Восточный барс – Көнчыгыш барсы»Татарстан Кубогы башланды. Анда бөтен республикадан 70ләп спортчы катнашачак.
-
Бөтенроссия спорт уеннарында Саба гимназия командасы 2нче урынны яулады
Анапа шәһәрендә узган Бөтенроссия спорт уеннарында Татарстан Республикасы данын яклаган "Комета" мәктәп спорт клубы 2нче урынны алды. Безнең кызлар һәм егетләр - республика горурлыгы. Котлыйбыз!
-
Хоккей буенча Казан шәһәре командалары белән уеннар
Шекше авыл җирлегенең "Сокол" хоккей командасы Казан шәһәренең алкалы хоккей уеннарын дәвам итә. Чираттагы уен безнең файдага 12:3 исәбе белән тәмамланды.
-
«Рубин» «Ротор» белән тигез исәпкә уйнады һәм Премьер-лигада 4нче баскычта урнашты
«Рубин» быел УЕФАның яңа клуб турнирында – Конференцияләр лигасында катнашачак.
-
Якубов «Ак Барс»тан Яруллинның китүе турында: Аны калдыру өчен барысын да эшләдек
Яруллин Континенталь хоккей лигасының тәмамланып килүче даими чемпионатында 42 матч үткәрде.
-
Саба гимназиясе командасы өстәл теннисы буенча бөтенроссия ярышларында - беренче!
Бүген, 13нче май көнне, Краснодар краенда "Смена" бөтенроссия балалар үзәгендә мәктәп спорт клублары командалары арасында өстәл теннисы буенча бөтенроссия ярышлары узды. Безнең команда кызлары 1нче, малайлар командасы 2нче урынны яулады. Татарстан данын яклаучы Саба гимназисе командасын котлыйбыз һәм алда да уңышлар телибез!
-
Терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты
23-30 апрельдә Алексин шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты узды. Саба муниципаль районы спортчысы Галиакберов Раил әлеге ярышларда лаеклы чыгыш ясады, шәхси разрядта 2 һәм команда разрядында 3 нче урынны алды. Раилне һәм аларның остазларын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез.
-
Рус шашкасы буенча Россия чемпионаты
Калининград өлкәсенең Советск шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында рус шашкасы буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан Республикасы командасын Саба районы спортчылары Азат Әхмәтов һәм Хәмит Вәгыйзов тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасы командасы лаеклы 3 урынны яулады. Спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Физик тәрбия фәне буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы
24-30нчы апрель көннәрендә Курск дәүләт университеты базасында физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан олимпиадада “Сәләтле балалар интернат-мәктәбе” укучылары (җитәкчеләре Вафин Л.Р.) катнашып, югары җиңүләргә ирештеләр.
-
Казанда гаилә командалары арасында ГТО фестивале тәмамланды
28 апрель көнне Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында гаилә командалары арасында ГТО ВФСК фестиваленең икенче (региональ) этабы узды. Ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 6 команда катнашты. Саба районы командасын Байлар Сабасыннан Миннегуловлар гаиләсе тәкъдим итте. Ярыш нәтиҗәләре: 1 урын - Түбән Кама; 2 урын - Саба районы; 3 урын - Спас районы.
-
Саба муниципаль районының «Тимерхан» хоккей командасы бердәм хоккей лигасының чемпионнары
27 апрелендә Питрәчнең «Питрәч-Арена» боз сараенда Бердәм Хоккей Лигасы финалында «Питрәч» һәм «Тимерхан» командалары очрашты.