Язмалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татар телендә язылган ельязмалар һәм мәдәният киләчәктә сакланып калырмы?
(Франциянең җирле телләренә кыскача байкау ясау мисалында Россиядәге региональ телләрнең киләчәге турында).
-
ДАРУСЫЗ ТЕРЕЛТӘ
Соңгы вакытта «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә еш мөрәҗәгать итәргә туры килде. Яшь барган саен кәеф төрлечә була, кан басымы да уйнап бимазалый.
-
Ана теле: Чын бизәк – хәрәкәттәге, сөйләмдәге телбизәк
Күчерелмә мәгънәнең барлыкка килүенең, хәрәкәтләнә башлавының күп кенә сер-нечкәлекләре аны сөйләмдә, ягъни хәрәкәттә күзәткәндә ныграк ачыла. Әйтик, тезмә тропларда күчерелмә мәгънәнең нечкә генә төсмерләренә фонетик, грамматик чаралар белән дә ирешеп була.
-
Ана теле: Сөйләмне бизәкләү хәзинәсе – үзе бер дөнья
Фразеология фәне нигезләрен искә төшерик. Моңарчы өйрәнелгән категорияләребез күпчелегендә семантик яктан бер мәгънә белдергән төшенчәләр, төзелеш-структура ягыннан бер (ялгыз) сүз тәшкил иткән лексик берәмлекләр иде.
-
Нигә миңа “лайк” куймадың? Алайса мин дә сиңа “куймыйм!”
Соңгы вакытларда сәеррәк кенә бер шөгыль таптым. Автобуска, трамвай яки метрога кердемме, үзем дә сизмәстән, смартфоннарына текәлеп утырмаган кешеләрне саный башлыйм. Дистәдән уртача шундый 1-2 кеше табыла. Ә инде метрода барганда – тагын да азрак.
-
Үзем атлыйм, ә башта уйлар: кайчан миңа ташланыр икән?!
Бала вакытта Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтеп аласың бит ул. Балалар өчен аннан да матур, күңелле, яраткан бәйрәм юктыр. Чөнки Кыш бабай бүләкләр, күчтәнәчләр алып килә.
-
Авылда йомырка – әбиләр валютасы
Авыл кешесе йомырканы бәйрәмгә, туган көнгә дә бүләк итә, хәл белгәндә дә алып керә. Тавыкларының холкын да сөйләп чыгып китә.
-
1 метрлы буй, миллион сумлык кәләш һәм өметсез шайтан
Мине Ходай кечкенә буйлы итеп яраткан, бу малай тәбәнәк буе белән ничек яшәр икән дип сынамакчы булгандыр, күрәсең. Билгеле, минем дә иптәшләрем кебек озын буйлы буласым килә иде. Җиде яшькә җиткәч тә мәктәпкә кертмәделәр, үскәч килерсең әле дип, кире кайтарып җибәрделәр. “Күрсәтермен әле мин сезгә!” – дип, икенче елны мәктәпкә кергәндә укырга өйрәнгән идем инде. Әлбәттә, гарьләнгән чаклар да булды: йөгерү ярышларында мин иң артка кала идем, кызлар да узып китә иде үземне.
-
Кешеләрне кешегә илтүче юллар
Китап киштәсе.
-
Ана теле: Җыр чыннан да яңгырыймы?
Сөйләмне тәэсирлерәк, үтемлерәк итү максатында күчерелмә мәгънәле берәмлекләрне урынлы куллануның әһәмиятен төшенгәннән соң бу иҗат күренешен җентекләбрәк күзәтү теләге туа. Әйтергә җыенган мәгънәгә тәңгәл берәмлекне тиз генә туры мәгънәлеләрдән таба алмасак, күчерелмә мәгънәлеләр арасыннан эзлибез.
-
Ана теле: Сөйләмне ничек бизәкләргә?
Сөйләм оештырганда мәгънә=сүз максатын хәл иткәндә телдәге туры мәгънәлелек белән күчерелмә мәгънәлелек өлкәләрен әлләни уйламыйсың. Ә ихтыяҗ килеп чыгып тора; ул чагында аерманың шактый сизелерлек икәнен тоясың, аларны сиземләмәү еш кына төрле кыенлык, каршылыклар да китереп чыгара.
-
Ана теле: “Йөрәгең матурмы”?
Матбугатручыларны, барча интернетчыларны Тукаебыз көне, Туган тел көне белән ихластан котлап, “Ана теле” сәхифәсен яшәтүләре өчен рәхмәт әйтеп, яңа иҗат казанышлары теләп, яңа язманы тәкъдим итәм.
-
Ныграк тарт, Маһрыйбикә
Олы Кибәче авылында туып-үскән, 2017 елның 15 маенда бакыйлыкка күчкән әниемә багышлыйм.
-
“Кызыгыз мәет юа беләме?” (Язмыш)
Язгы сулар кузгалгач, гел Нурлы апа искә төшә. Авыл уртасыннан юл күтәртеп, асфальт салынганда, тыкрык турына торба салырга оныталар. Ә басудан төшкән су йорт каршындагы канауга гына сыешмый, ел да Нурлы апаның өенә керә башлый. Ялгыз карчыкның ай-вайларын ишетүчеләр аз булгандыр, күрәсең. Нурлы апа зарын республика матбугатына гел хәбәр итеп торды.
-
“Вай-фай”сыз тормыш ай-һай!
Беркөнне авылда яшәүче күрше Мәрзия апа ярдәм сорап кергән. Өйгә интернет тоташтырасы иде, кая шалтыратып, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнен аңлатыгыз әле, ди. Җитмешкә якынлашып килүче ялгыз әби мондый гозеренә тәмам аптырап калуыбызны чамалады булса кирәк: “Җәйге каникулга оныклар кайта”, – дип өстәп куйды. Бала-чагага авыл һавасы гына җитми, өйдә “вай-фай” да кирәк икән.