Кәүсәрия Вәлиәхмәтова: «Башкаларга һәрвакыт кирәкле булырга яратам»
"Саба блогеры" проекты

Кәүсәрия Вәлиәхмәтова: «Башкаларга һәрвакыт кирәкле булырга яратам»

«Саба блогеры» проектының чираттагы герое - Байлар Сабасыннан Кәүсәрия Вәлиәхмәтова.

  Ун ел дәвамында Сабада сәламәт яшәү рәвеше студиясен җитәкләп, Кәүсәрия Мулланур кызы кешеләргә яңа тормыш сулышы бүләк итә, үзеңә ышаныч, тормышка мәхәббәт тәрбияли, клиентларына физик һәм рухи сәламәтлекне ныгытуда зур ярдәм күрсәтә. Җыйнак кына гәүдәсенә күпме көч-энергия, тормышны, кешеләрне ярату сыйган, тән савыктыруы белән бергә рухи ныклык та бүләк итүче әлеге ханымның исеме Сабабызда гына түгел, чит илләргә дә тарала. 

Кәүсәрия Вәлиәхмәтова
Кәүсәрия Вәлиәхмәтова

«Йөгерүдән үземә көч һәм энергия алам» 

Аның һәр иртәсе «Ямьле Саба» яр буенда йөгерүдән башлана. Ягымлы елмайган, күзләре нур чәчкән, җитез хәрәкәтләренә күз дә иярмәс ханым һәр нәрсәгә өлгерергә тырыша. Озакламый аның офисында яраткан клиентларын каршы аласы, яңалары белән танышасы, онлайн-конференцияләр уздырасы, гомумән, өметсезләргә өмет һәм яңа тормыш белән яшәүгә этәргеч бирәсе бар. Менә шундый якты уйлар белән урый ул «Ямьле Саба» яр буен.

Кәүсәрия Вәлиәхмәтова
Кәүсәрия Вәлиәхмәтова

Ә бит кайчандыр боларның барысы да хыял гына булуын яшерми. Чулпыч авылында дүрт малайлы гаиләдә бердәнбер кыз булып үссә дә, Кәүсәриягә иркәләнеп торырга вакыт булмый. Әлеге гаиләдә һәркем хезмәт тәрбиясе белән үсә. Абзар тулы мал-туар, бакча-бакча бәрәңге булган хуҗалыкта башкача була да алмыйдыр. Әти-әнисенең кечкенәдән хезмәт белән чыныктырганнарына, шөкер итә белергә, тормышны сөяргә өйрәткәннәренә бүген дә рәхмәтле ул.

«Мин кечкенәдән таза гәүдәле идем. Артык авырлыгымнан арыну, актив тормыш белән яшәү, үземне «селкетә алу» бик зур хыялым иде. Казан Дәүләт университетында журналист белеме алып, 2010 елда «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясенә эшкә кайттым. Шул вакытта әтиебез кисәк кенә 68 яшендә бакыйлыкка күчте. Мин ул чакта ук яп-яшь килеш әтием кебек кан басымыннан дарулар эчә башлаган идем. Мине бу хәл бик тетрәндерде…

-дип сөйли Кәүсәрия

Әгәр бу вакытта туклануны көйләп, әти-әниләребезнең гомерен саклап, яисә озынайтып булганын белсәм, бәлки без бүген дә әтиле булыр идек. Әтиебезне югалткач, мин гел Аллаһтан: "Бу дарулардан котылырга ярдәм ит, юлыма ябыгырга булышучы кеше чыгар",- дип сорадым. Аллаһ мине ишетеп, шундый кешене юлыма чыгарды. Дөрес туклану буенча консультант ярдәме белән хыялым чынга ашты: мин 30 килограмм авырлыктан котылдым.

Тиз арада 30 килога ябыккан
Кыска арада 30 килога ябыккан

 

Артык килограммнары булган кеше ничек кенә үзен алдарга тырышса да, сәламәт була алмый. Таза булганда иртә белән йокыдан торганда ук арып уяна идем. Нерв киеренкелеген, кияргә кием таба алмый җәфаланганны әйтәсе дә юк. Мин гомер буе үз өстемдә эшләргә хыялландым. Әгәр дә миңа берничә ел элек,"Кәүсәрия, син 5-10 километр йөгерәчәксең һәм каршылыклар полосасын үз эченә алган "Гонка героев"ларда катнашачаксың" дисәләр, мин әлбәттә, ышанмас идем. Мин бүгенге көндә йөгереп үземә көч һәм энергия алуым белән бик бәхетлемен. Һәркем актив тормыш юлын тапсын иде», -ди ул. 

Кәүсәрия - диктор
Кәүсәрия - диктор

«Башкаларга да ярдәм итәсем килде» 

Декрет ялыннан "Саба дулкыннары«на эшкә бөтенләй башка Кәүсәриягә әйләнеп чыга ул. Еш кына ничек ябыгуы хакында кызыксынып килә башлыйлар. Артык авырлык мәсьәләсе күпләрне борчыганын күреп, белгәннәрен үзендә генә калдырмыйча, башкаларга да ярдәм итәргә дигән теләк уяна. Шулай итеп, 2016 елда Байлар Сабасында сәламәт яшәү рәвеше студиясе ачыла.

Инде ун ел дәвамында Кәүсәрия һәм Рифат Вәлиәхмәтовлар бик күп кешеләргә артык авырлыктан арынырга, яхшы энергия алырга, гомумән, физик һәм күңел халәтләрен яхшыртырга ярдәм итәләр. Бу әлбәттә, иң беренче дөрес тукланудан башлана. Сәламәтлек студиясенә килүчеләргә консультант кына түгел, психолог та, журналист та, медик та, юрист та булырга туры килә аларга.

Сылу гәүдәле булу һәркемгә  килешә
Сылу гәүдәле булу һәркемгә  килешә

«Без артык авырлыгы булган кешеләр белән беррәттән, бик нык ябык булучылар белән дә эшлибез. Әгәр мускул массасы юк икән, кеше тиз картая һәм чирләргә бирешә. Аны ныгытырга булышабыз. Кемнәрдер эчәклекләрне чистарту буенча мөрәҗәгать итә. Шулай ук сәламәт, матур, энергияле булырга ярдәм итү – хезмәтебезнең аерылгысыз өлеше.

Туй фотосында әнисе белән
Туй фотосында әнисе белән

 

Кешенең сәламәтлеге 80 процент дөрес туклануга бәйле. Кыскасы, кемдә нинди проблема бар — шул өлкәдә ярдәм күрсәтәбез. Кеше ябыгуны нәрсәнедер чикләү дип уйлый. Һич алай түгел. Без һәркемгә шәхси якын килеп, яраткан продуктларыннан көн дәвамында дөрес туклану режимын көйлибез. Төп максатыбыз - гап-гади ризыклардан кешене көндәлек туклануга өйрәтү. Шул турыда нәтиҗәле итеп кешегә аңлату.

Тормышта иң зур терәгем-ирем, ди Кәүсәрия
Тормышта иң зур терәгем-ирем, ди Кәүсәрия

 

Иң мөһиме - кешенең югалткан авырлыгын кире кайтармыйча яшәтү. Әмма күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Миңа кешеләргә ярдәм итәр өчен күзгә-күз очрашу да кирәк түгел. Алар миңа үзләрен борчыган мәсьәләләрен онлайн консультацияләрдә дә сөйлиләр. Клиентларыбыз арасында гомумән, кешеләр күзеннән читтә булучылар да күп. Безнең сәламәтлек студиясе — кешеләрне яшәргә өндәүче, энергия бирүче һәм вакытында йокларга, вакытында ашарга өйрәтүче бер үзәк. „Әгәр башка зуррак шәһәрләрдә булсагыз, тагын да ныграк үсәр идегез“, —диючеләр дә бар.

Телевидение дикторы булып та эшли Кәүсәрия
Телевидение дикторы булып та эшли Кәүсәрия

 

Мине Байлар Сабасы халкына артык килограммнардан котылу, олы яшьтәгеләргә сәламәтлекләрен тагын да яхшыртуга этәргеч бирү канатландыра. Нәкъ менә Сабада ярдәм итә алуым белән бәхетлемен. Әгәр мин белгәннәремне үземдә генә калдырып, шуның белән тукталган булсам, бүген үзләреннән канәгать калган күпме клиентларым булмас иде», —дип сөйли Кәүсәрия Вәлиәхмәтова. 

Клиентлары ил буйлап таралган... 

Бүгенге көндә Кәүсәрия Вәлиәхмәтовадан сәламәт яшәү рәвеше буенча төпле киңәшләр алып, үзе яхшы нәтиҗәләргә ирешкән һәм бүген башкаларга ярдәм итүче 25 консультанты бар.

«Минем төп максатым — һәрбер шәһәрдә, районда, һәрбер илдә сәламәт яшәү студияләре булдыру. Шуңа ирешү өчен һәрбер төбәктә дөрес туклану буенча консультантлар әзерләү буенча эш алып барам. Атна саен диярлек үзебезнең квалификацияне күтәрү буенча укуларда булабыз. Яңа гына Грузиядән кайттык. Ел саен Мәскәү, Сочи, Греция, Тайланд, Дубай, Астана кебек ерак төбәкләрдә тагын да яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен өйрәнүләр үтәбез», —дип сөйли Кәүсәрия Вәлиәхмәтова. 

Язма герое бизнес партнерлары белән
Язма герое бизнес партнерлары белән

«Блогымда — минем яшәешем, тормышым» 

«2016 елда иң беренче гаилә фотографиясен инстаграмга урнаштырдым. Шул вакыттан блогка нәрсә дә булса куймый калган бер көнем дә юк. Мин гел кешеләргә кирәкле булырга яратам. Көндәлек тормышымны күрсәтәм, шуңа үземне чын блогер дип әйтә алам. Матур кадрлар эзләп, камера каршына махсус әзерләнеп чыкканым юк. Мин гадәти тормышта ничек — язылучыларым өчен дә шулай», — дип сөйли ул.

Шуңа да блогы да Кәүсәриянең үзе кебек ихлас, гади, халыкчан аның. Иң беренче чиратта блогының да башкаларга файдалы булуын тели ул. Озак бергә яшәгән парлардан матур яшәү серләре белән бүлешә, аеруча 76 яшьлек әнисе Вәзилә ханым хакындагы видеоларын бик күп язылучылары көтеп ала.

Чынбарлыгын менә шул гадилек аша җиткергәнгә күпләрнең игътибарын җәлеп итә ул. Ире Рифат, кызы Кәримә, улы Камил баштарак видеоларда күренергә теләмәсәләр дә, хәзер инде һич каршы килмиләр, хәтта күпме карау җыйганнары белән кызыксына да башлаганнар.

«Минем блогымнан башкалар әз генә булса да файдалы киңәш ала алсалар, мин үземне бик бәхетле саныйм. Соңгы елларда миңа бик күпләп башка милләт кешеләре язылды. Татарча сөйли башласам, рус телендә сөйләвемне үтенеп смс язалар. Шуңа постларымның русча тәрҗемәсен дә куярга тырышам.

Һәр хатын-кыз матурлыкка омтылып яшәргә тиеш
Һәр хатын-кыз матурлыкка омтылып яшәргә тиеш

 

Мәсәлән, клиентларым арасында 10 килограммнан башлап 110 килограммга кадәр ябыгучылар бар. Язылучыларымда менә шул физик халәт үзгәрү кызыксыну уята. Гаиләбез белән чит илләргә сәяхәтләребез хакындагы видеолар күп караулар җыя. Блог алып бару бик күп көч, вакыт һәм энергия сорый. Уйларга, текстын язарга, аңлатма бирергә кирәк. Зур хезмәт булса да, мин аны бик яратып башкарам. Кемнәрдер миннән ниндидер яңалык алуын аңлап, чын күңелдән, яратып эшлим. Мәсәлән, организмга су кирәклеге хакында сөйләгәнне тыңлап, кемдер су эчә башлый икән, бу минем өчен бик зур плюс», —ди Кәүсәрия Вәлиәхмәтова.

 

"Һәр эшебездә әниләребезнең хәер-догасын алып яшибез"

Аңа еш кына:"Ничек шулай көр күңелле, энергияле калырга була?", —дигән сорау бирәләр. Җавабы гади: һәр нәрсәдән канәгать булып, шөкер итә белүдән һәм кешеләрне, тормышны яратудан башлана.

Шушы гади генә төшенчәләр энергия чыганагын да бирә, рәхәт тормышка да илтә. Шөкер итә белгән кеше һәрвакыт бәхетле була. Кәүсәрия янына нәкъ менә үзе кебекләр тартыла да.

Гаиләсе белән
Гаиләсе белән

 


Нет комментариев