Татарстанның атказанган мелиораторы Халит Гатиятуллин пенсиядәге хобби буларак социаль челтәрләрдә табигать һәм авыл тормышын төшереп, 16 мең язылучыга ия булган.
«Кисәк басыла, туктатып булмый»: Татарстанның атказанган мелиораторы Халит Гатиятуллинның блогерлыкка юлы һәм табигатьне яратуы турында
Иләбәр Сабантуйларында, Шекшедәге бал бәйрәмнәрендә, башка чараларда Шәмәрдән урта мәктәбендә бергә укыган Алан-Елга егете Халит Гатиятуллинның беркемгә дә игътибар итмичә, телефонга фото-видео төшереп йөргәнен еш күрәм. Минем дә кулда – фотоаппарат. Бер-беребезгә комачауламаска тырышабыз. Ул да үз эшендә – блогер. Бу очракта реклама интеграциясе, партнёрлык программалары белән эшләүче, үз продуктларын, хезмәтен тәкъдим итүче профессионаллар турында сүз бармый, әлбәттә.
Блогерлык – Татарстанның атказанган мелиораторы Халит Хәмит улының хоббие, шуннан артык берни дә түгел. Мәктәптән соң авыл хуҗалыгы һәм мелиорация оешмаларында җитәкче урыннарда эшләгән тынгысыз җан буларак, ул бай тормыш тәҗрибәсенә ия, кешеләрне дә яхшы белә. Заманнан бер адым да калышмаска тырыша. Инде инстаграмда үз блогын алып бара башлаганына да 10 елдан арткан. Һәрнәрсәнең чишмә башы була. Халит Гатиятуллин белән блогер булып китүе тарихы турында әңгәмәләштек.
–Ничек кереп киттең, дисеңме? Пенсиягә чыгар алдыннан алдым мин телефон алдым һәм өйрәнә башладым. Нәрәттә дә кулга тотып утырам. Кисәк басыла, туктатып булмый. Начальникның да ачуы килә. Шул чорларда фотога төшерә башладым. Рәтенә чыктым моның. Шулай итеп, пенсиягә чыккач үземә бер шөгыль булды.
–Ниләр төшерәсең?
– Иртә белән табигатькә чыгып китәм. Кайвакыт сәгать 3, таң аткан вакыт була. Сандагачлар сайравын, җәнлекләрне төшереп, урманда, болында йөрү – минем хобби. Күрше-тирә аш үткәрсә, анысын да читтә калдырмыйм. Беседкада яшьтәшләр белән сөйләшеп утырабыз – видоязма истәлекә кала. Алты туганым да исән-саулар, алар кайтса да, телефонны кулга алам. Бер кадрны да ычкындырмыйм. Авыл хуҗалыгы темасын да яратам. Игенче кырда урамы, тырмалыймы, чәчәме – ничек бар шулай төшерәм. Механизаторларны борчымыйм, репортажны үзем алып барам.
Фермага барсаң, керергә ярамый, ник кердең, диләр. Нишлисең, мин үзгәрә, кемгәдер яраклаша алмыйм. Барысы да үземчә. Видеоларны кешегә ярыйм дип куймыйм. Әгәр чишмә агышын, болыннарны, судагы кондызларны видеога төшерәм икән, ничә еллар авылына кайта алмаган кешегә алары да кадерле бит. Карыйлар, рәхмәт әйтәләр. Ә теләмәгән кеше карамасын, блокировать итсен, кара исемлеккә кертсен.
–Постларны кайда урнаштырасың?
–Күбесенчә инстаграмга. Нигездә строиска һәм лентага куям. Статуска да урнаштыргалыйм. Вконтакте начар эшли хәзер. Телефон да тормозлый. Впн эшләмәсә ашыйсы да килми башлый. Түләүлеләреннән дә файдаланырга оныклар да булыша.
«180 мең кеше караган, әмма бер тиен дә акча эшләмим»: Халит Гатиятуллин чит илдәге милләттәшләр белән элемтәсе һәм блогерлыкка карашы турында сөйләде
–Ничә язылучың бар?
–Инстаграмдаалар 16 меңгә тулды. Видеоларымны чит илдә яшәүче милләттәшләребез да карый. Италия гомер итүче Юлия исемле ханым белән аралашам, Америкадан бер татар егете яза. Грециядә дә подписчикларым бар. Рәхмәт әйтеп язалар.
–Иң популяр язмам дип кайсын саныйсың?
–Шекшегә туйга бер матур кыз кайткан иде. Кыска итәктән. Сөйләшеп киттек. Кияүдәме, дим. Менә, дип көмәнен күрсәтә. Исән-сау алып кайт дип, эчен сыпырган кебек иттем. Боларны телефонга төшердем. Шуны 180 мең кеше караган иде. Комментлар да күп булды. Уттан алып суга салдылар. Әмма берсенә дә җавап бирмәдем. Каршы язмаган, эндәшмәгән кеше тәнкыйть итүченең нервына тия бит ул.–Реклама белән айга 500 мең акча эшләүче блогерлар бар...
–Юк, мин акчага кызыкмыйм. Андый максат та юк. Кайбер кешеләрне тыңлаган чак була. Ләкин сирәк. Мәҗлесләрне, туган көннәрне төшерергә чакырсалар – барам. Мин инстаграмга көнгә 6-7 видео урнаштырам, эше күп аның. Бәйрәмнәрдә 30га кадәр төшерәм.
–Җәмәгатен Һидия ханым блогерлыкка ничек карый?
– Каршы түгел. Маташма, йөрмә дисә дә, эшләп булмас иде. Урманнарга чыгып китсәм, аю-фәлән очрый күрмәсен дип борчылып тора. Үземне бик күрсәтергә тырышмыйм. Мин хатын-кызга бик игътибарлы кеше. Һәдияне яратып, тормыш юлдашым итеп сайладым, егете дә бар иде.
–Сезнең иң матур хатирә...
–Мин үземә охшаганча яшим. Тормышымда мондый мизгелләр бик күп. Үземә зур рәхәтлек китерә торган эш белән шөгыльләнәм. Табигатьне, агачлар утыртырга яратам, шул мизгелләрдә үземне аеруча бәхетле тоям. Шуңа күрә мин бер нәрсәне дә аерып күрсәтә алмыйм. Бу дөрес тә булмас иде.
Нет комментариев