Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Иртә таңнан Саба карап, Микки йөри урамда...

Шаян шигырь

(Хезмәттәшебез Руфия Әһлиуллинаны көн саен диярлек эшкә этләре Микки озата килә) 

Кара затлы туны аның,
Күренеп китә томанда.
Иртә таңнан Саба карап,
Микки йөри урамда.

Җитәкчеләрне ярата,
Китми кырыйларыннан.
Курыкмый да ул районның,
Зур-зур абзыйларыннан.

Өйдә торырга яратмый,
Гомер үткәрми зая.
Чакырганны тормый көтеп,
Җай чыкса чыгып тая.

Ел буена күз каршында,
Сәлам бирмичә китә.
Алда аны бик бәхетле,
Яшәү мизгеле көтә.

Уйлыйсыздыр инде Микки,
Дип бер Саба егете.
Кеше түгел, ә бик текә,
Ул Руфиянең эте.

 Авторы Илнар Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев