Серле халәт
Шигъри дулкында
Кояш чыкты бүген күңелемдә
Боз кузгалды кайнар йөрәктән.
Җырым китте бар җиһанга сибелеп
Мөлдерәмә тулган чишмәдән.
Күңел кошым, ачтым читлегеңне
Ирекле син бүген, оч, әйдә!
Бирешмә әле, җебеп кала күрмә,
Каршы искән салкын җилләргә.
Рәхмәт, Раббым, бары син бирәсең
Рухи азык, телем ачкычын.
Җитәр микән, күпкә бу халәтем
Ышанычым, син бит, и Раббым!
Резеда Хәсәнова.
Чәбки-Саба авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев