Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккейчылары Казандагы матчта "Металлург" командасын җиңде

“Металлург”та бергә уйнаган Сергей Мозякин һәм Данис Зарипов кертелгән алкалар белән алышты.

Кичә Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Магнитогорск шәһәренең “Металлург” командасын 5:4 исәбе белән җиңде.

Әлеге матч “Ак Барс” хоккейчысы Вячеслав Основин өчен КХЛның регуляр чемпионатында 300нчесе булды. Юбилей уенында ул үзенә бүләккә алка кертә алды. Вячеслав Основин “Ак Барс” командасына ноябрь аенда, Александр Бурмистровка алмашка җибәрелеп, “Салават Юлаев”тан күчеп килде. Аның исәбендә “Ак Барс” өчен уйналган 24 уенда 5 очко (3 гол + 2 пас) бар.

Шулай ук, бу уен 2011-2017 елларда “Металлург”та бергә уйнаган Сергей Мозякин һәм Данис Зариповның бер-берсенең капкасына керткән алкалары белән үзенчәлекле булды.

Казанлылар КХЛда әлеге сезонның регуляр чемпионатында өйдәге соңгы матчын үткәрде. “Ак Барс” хоккейчылары Казан бозына плей-офф этабында кире кайтачак. 

Беренче период. Уенның 37нче секундында “Ак Барс” һөҗүмчесе Антон Ландер исәпне ачты (1:0). Период ахырында “Ак Барс”лыларга азчылыкта уйнарга туры килде. Унҗиденче минутта, өчкә-биш форматында уйнаганда, “Металлург” һөҗүмчесе Сергей Мозякин исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период. Өченче минутта Роман Любимов “Металлург өчен” алка кертте (1:2). Унсигезенче минутта Данис Зарипов “Металлург” капкасына гол кертте (2:2). Унтугызынчы минутта “Металлург” һөҗүмчесе Мэтт Эллисон командасын алга чыгарды (2:3). Период ахырына 57 секунд кала Роб Клинкхаммер, “Ак Барс” өчен алка кертеп, исәпне яңадан тигезләштерде (3:3).

Өченче период. Алтынчы минутта “Металлург” сакчысы Виктор Антипин гол кертте (3:4). Җиденче минутта “Ак Барс” сакчысы Альберт Яруллин җавап кайтарды, ерактан “Металлург” капкасына төгәл бәреп, алка кертте (4:4). Унҗиденче минутта Вячеслав Основин кертелгән алкасы белән “Ак Барс”ны алга чыгара алды (5:4).

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Шарыченков (Подъяпольский);
Секач – Ландер – Азеведо, Постма – Юдин;
Ткачёв – Михеев – Галиев, Яруллин – Манухов;
Зарипов – Основин – Лукоянов, Батыршин – Лямкин;
Глухов – Свитов – Клинкхаммер (Воронков).

“Металлург”:
Кошечкин (Заһидулин);
Мозякин – Кулёмин – Эллисон, Антипин – Дронов;
Пакаринен – Расмуссен – Язьков, Береглазов – Матушкин;
Варфоломеев – Шор – Булирж, Рылов – Верещагин;
Любимов – Неколенко – Тимкин (Дорофеев), Бирюков.

  • “Ак Барс” киләсе уенын 20 февральдә Уфада “Салават Юлаев” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 17:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев