Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” командасы “Автомобилист” хоккейчыларына җиңелде

Буллит бәрү сериясендә “Автомобилист” җиңү яулады.

Бүген Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Екатеринбург шәһәренең “Автомобилист”ына 1:2 исәбе белән җиңелде. “Ак Барс”лылар буллит бәрү сериясендә оттырды.

  • “Автомобилист” – Континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясе лидеры. 

Бу уенда “Ак Барс” командасының тәҗрибәле уенчылары Данис Зарипов, Александр Свитов һәм Андрей Марков катнашмадылар, команда капитаны буларак Алексей Потапов чыкты. Шулай ук, Эмиль Гарипов 21 декабрьдән бирле “Ак Барс” капкасын сакламый. Моның сәбәбе хоккейчының җәрәхәт алуында икәне билгеле булды.

“Ак Барс” – “Автомобилист” матчы “Ак Барс” һөҗүмчесе Андрей Попов өчен Континенталь хоккей лигасында уздырган 600нче уены булды.

Беренче период. Унҗиденче минутта ”Автомобилист” һөҗүмчесе Анатолий Голышев, күпчелектә алка кертеп, исәпне ачты (0:1). Период ахырында “Ак Барс” өчен дә күпчелектә уйнау мөмкинчелеге барлыкка килде һәм Канада хоккейчысы Роб Клинкхаммер исәпне тигезләштерә алды (1:1).

Икенче периодта шул ук исәп сакланды. Өченче периодта да алка кертүчеләр булмады, шул исәптән, өстәмә вакыт- овертайм бирелде, анда да алкалар кермәде, буллит бәрүләр башланды. Буллит бәрү сериясендә “Автомобилист” җиңү яулады. Хәлиткеч голны Дэн Секстон кертте.

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Подъяпольский (Шарыченков)
Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Абросимов;
Галиев – Основин – Ткачёв, Яруллин – Юдин;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Батыршин – Постма;
Глухов – Попов – Клинкхаммер.

“Автомобилист”:
Коварж (Макаров)
Доус – Да Коста – Голышев, Трямкин – Василевский;
Белоусов – Паре – Секстон, Бодров – Мишарин;
Гареев – Литовченко – Казионов, Лямин – Егоршев;
Обидин – Грачёв – Рассейкин, Валитов – Гуркин.

  • “Ак Барс” киләсе уенын 31 гыйнварда Мәскәү бозында үткәрәчәк. “ЦСКА” – “Ак Барс” матчы 19:30 сәгатьтә башлана.  

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X