Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Ак Барс"лылар Подольск хоккейчыларына җиңелде

Өйдә ике тапкыр рәттән җиңү яулаган казанлылар читтә узган уенда Мәскәү өлкәсе командасына оттырды, бу - читтә дүртенче тапкыр җиңелү булды.

Бүген Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә "Витязь" командасына каршы уйнады. Быелның читтә уйналган беренче матчында 2:1 исәбе белән "Ак Барс" Мәскәү өлкәсе командасына җиңелде. 

Беренче период. Алтынчы минутта "Витязь" хоккейчысы Миро Аалтонен исәпне ачты (1:0). Унөченче минутта Станислав Галиев, "Ак Барс" өчен алка кертеп, исәпне тигезләштерә алды (1:0). Ундүтенче минутта "Ак Барс" сакчысы Роман Абросимов, кагыйдәне бозып, көндәшен бозга екты, хөкемдарлар карары белән ул уен ахырына хәтле бозга чыкмады.

Икенче период. Икенче минутта Миро Аалтонен "Витязь" өчен икенче алкасын кертеп, дубль ясады (2:1).

Өченче периодта бер команда да көндәше капкасына алка кертә алмады. Шулай итеп, "Ак Барс" өйдән читтә үткәрелгән уенда дүртенче тапкыр рәттән оттырды.

Командалар составы:

"Витязь":
Ортио (Самонов);
Евсеенков – Стасенко, Макеев – Никулин – Рендулич;
Катичев – Мозик, Ржепик – Аалтонен – Сёмин;
Головков – Шинкевич, Кокарев – Швец-Роговой – Столяров;
Воронков, Выглазов – Моисеев – Комаров.

"Ак Барс":
Подъяпольский (Гарипов);
Марков – Яруллин, Азеведо – Ткачёв – Секач;
Абросимов – Лямкин, Галиев – Основин – Зарипов;
Манухов – Батыршин, Глухов – Попов – Лукоянов;
Михеев – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

Киләсе уенны “Ак Барс” Чиләбе шәһәрендә “Трактор” командасына каршы үткәрәчәк. Уен 9 гыйнварда 17:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Илнар Төхбәтов/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев