Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

БАСКЕТБОЛ ЯРЫШЫНДА

27 октябрь көнне рай­оны­­бызның гомум­бе­лем­­би­рү учреждениесе ко­мандала­ры арасында баскетбол буенча рай­он беренчелеге узды.

Анда зона этабында 1-2 урыннарны алган 16 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында I урынны - Саба гимназиясе, II - Шәмәрдән лицее, III - Саба кадет мәктәбе яулады. Кызлар арасында призлы урыннарга - Икшермә урта мәктәбе (I урын), Кызыл Мишә төп мәктәбе (II) һәм Шәмәрдән лицее (III) лаек булды. Җиңүче командаларга Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырыл­ды. Күчмә кубокка ия булган Саба һәм Икшермә командалары республиканың КЭС-Баскет мәктәп баскетбол лигасында катнашачак. Аларга уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X