Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Булачак чемпионнар лицейда укый

2014 елда Сочида узачак XXII Олимпия һәм XI Параолимпия уеннарына әзерлек вакытында спорт үсеше турында сөйләшү өчен сәбәпләр күп.

Бүген спорт инфраструктурасын үстерү өчен күп нәрсә эшләнә: яңа стадион һәм бассейннар, шугалаклар һәм чаңгы юллары, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзелә.

Гади халык арасында да спорт белән шөгыльләнүчеләр күп. Бигрәк тә яшьләрнең кызыксынуы артты. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар, тән һәм җан гармониясенә ирешергә теләүчеләр көннән-көн күбәя. Шәмәрдән лицеенда укучылар, укытучылар спортка уңай караш белән яши. Бу аларның спорт ярышларында катнашулары, җиңүләрендә күренә.

Укучыларыбыз арасында спортта горурланырлык үрләр яулаучылар да бар. Мәсәлән, IX сыйныф укучысы Ришат Нигъмәтуллин самбо-дзюдо буенча спорт мастерлыгына кандидат исемен алды. Шулай ук Илфат Мөхәммәтов, Илназ Котдусов, Марат Шәрипов, Ринат Гыйльметдинов дзюдо буенча I разрядка ия булдылар.

Лицеебызда укучылар арасында спорт осталары артуы горурлык хисләре уята. Киләчәктә бу укучыларны зур спортта да күрергә телибез.

Э.Галиуллина,

Шәмәрдән лицее тарих укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X