Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Чаңгы юллары чакырды

Узган якшәмбедә ил күләмендә "Россия чаңгы юллары-2012" XXX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары булды.

Көн салкын булуга карамастан, район үзәгендә дә кышкы спорт бәйрәменә 450дән артык кеше - олысы-кечесе килгән иде һәм бәйге матур, гадәттән тыш хәлләрсез узды.

Ярышны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр башлады. Малайлар арасында 300 метрлы араны беренче булып "Кыңгырау" бакчасыннан Зөлфәт Биктов узды. Икенче-өченче урыннарны "Бәләкәч"тән К.Котдусов белән Р.Нигъмәтҗанов бүлеште. Кызлар арасында "Шатлык"тан С.Хәбирова беренче килде.

Т.Фәләхова -2нче, Л.Галиева 3нче булдылар. Башлангыч сыйныфларда белем алучылар узышында И.Нуруллин белән Д.Вилданова иң җитезләре булып чыкты. Аннары баш судья Р.Кәримов ир-егетләргә һәм хатын-кызларга 5 километрга гомуми старт бирде.

Массакүләм бәйгедә кыш буе спортның шушы төре белән шөгыльләнүчеләрне чаңгыны елга бер генә киючеләр трассаның яртысына килеп җиткәнче инде финишта каршыладылар. Әмма һәркем - 1нче килгән Ф.Сәгъдиева да, Рушан һәм Руслан Миңнеголовлар да, дистанцияне иң ахыргы булып узучылар да бәйгедән канәгать калды.

Ә җитәкчеләр арасында төп призларны ярышта үзе дә катнашкан район башлыгы Р.Миңнеханов Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе Саба территориаль пункты һәм "Линда" җәмгыяте җитәкчеләре Д.Шакирҗанов белән Д.Вахитовага тапшырды.

Шул ук көнне Шәмәрдәндә дә олысы-кечесе - 140 кеше чаңгыга басты. Тамашачылар да шулкадәр иде. Гомуми стартны хастаханәдән Г.Гатауллина һәм Р.Минһаҗев (ШЛПУМГ) отты. VIP узышта И.Галиәкбәров (Промкомбинат) җиңү яулады

Авыл җирлекләрендә чаңгы ярышлары исә шимбә көнне үк уздырылды. "Россия чаңгы юллары-2012"дә тулаем алганда 2700дән артык кеше, шул исәптән 161 җитәкче катнашты.

Ф.Хәмитов.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X