Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

ФЕСТИВАЛЬДӘ – ДҮРТЕНЧЕ УРЫН

Районның җыелма командасы инвалидларның 5-9 сентябрь көннәрендә Казанның "Байтик" сәламәт­ләндерү лагере базасында узган XX республика спорт фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.

Иң нәтиҗәле уенчыбыз Кәүсәрия Яруллина кул көрәшендә - 1нче, кулга таянып этелүдә - 5нче һәм дартста 7нче урыннарны алып, командага 63 мөмкинлектән 48,5 очко китерде. Шәмәрдәннән Раил Галиәкбәров коляскада фигуралы йөрүдә 1нче урынны яулады, шулай ук өстәл теннисында, турникта тартылуда да яхшы нәтиҗәләргә иреште. Пауэрлифтингта Сабадан Алмаз Ишморатов - 1нче, Шәмәрдәннән Таһир Кәримов 3нче урыннарны алдылар. Сабадан Фәния Шәмсетдинова хатын-кызлар арасында шашка ярышында 3нче урынга чыкты. Кызганычка каршы, ир-егетләребез бу спорт төрендә үз мөмкинлекләрен тулысынча файдалана алмадылар һәм 4нче-7нче урыннарда калдылар.

Гомуми зачетта район командасы 441 мөмкинлектән 248,5 очко җыйнап, 4нче урынга чыкты.

Рафаэль Мөхәммәдиев,

район инвалидлар оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X