Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Җиңүгә тиң 3нче урын

Инде хәбәр ителгәнчә, 1-2 декабрьдә Казан теннис академиясендә ТР муниципаль районнарының җирле үзидарә хезмәткәрләре спартакиадасының финал этабы үткәрелде.

Ярышларда районыбыз командасы уңышлы чыгыш ясады һәм, Казан, Түбән Кама командаларыннан гына калышып, бронза медальгә лаек булды. Сабалылар, шахматтан кала, спартакиаданың барлык спорт төрләрендә беренче унлыкка керделәр. Иң яхшы нәтиҗәләргә тенниста, бадминтонда ирешелде. Бадминтон уенында - район башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, башкарма комитетның оештыру бүлеге баш белгече Чулпан Хәбибуллина, тенниста җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алим Галиуллин, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Алмаз Галиев, казначылык департаментының Саба җирле бүлеге хезмәткәре Рузалия Фәйзерахманова составындагы командалар 3нче урынны алдылар. Җиңел атлетиканың эстафета төрендә безнең спортчылар шулай ук 3нче нәтиҗә күрсәттеләр. Шашкада шәхси урыннар билгеләнеп, Саба шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Шәфыйк Галиев 3нче булды. Шулай итеп, 3нче урынны алган Саба командасына зур Кубок, бер миллион сумлык сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев