Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Көрәшче истәлегенә турнир

Хезмәттә генә түгел, егәрлеге белән дә чордашлары арасында дан тоткан Мәгъсүм Фәйзиевны авылдашлары онытмый. Шытсулылар аның истәлегенә милли көрәш ярышлары уздыруны күркәм традициягә әйләндерде. 16 февральдә Түбән Шытсу урта мәктәбендә үткән бәйгедә авыл җирлекләреннән җыелган 15 командадан көрәшчеләр бил алышты. Көрәшчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, район мәгариф...

Хезмәттә генә түгел, егәрлеге белән дә чордашлары арасында дан тоткан Мәгъсүм Фәйзиевны авылдашлары онытмый. Шытсулылар аның истәлегенә милли көрәш ярышлары уздыруны күркәм традициягә әйләндерде. 16 февральдә Түбән Шытсу урта мәктәбендә үткән бәйгедә авыл җирлекләреннән җыелган 15 командадан көрәшчеләр бил алышты. Көрәшчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, район мәгариф бүлеге башлыгы Илфат Шакиров тәбрикләде. Ярышны оештыручыларны Югары Шытсуда милли көрәш рухы сүнмәве, моның дәлиле булып, Фәйзиев дәвамчылары үсеп килүе шатландыра. Командалар арасында беренче урынга Икшермә авыл җирлеге көрәшчеләре чыкты. Икенче урын - Түбән Шытсу, өченче урын Югары Симет авыл җирлеге командасында. Әлеге турнирда 28 февраль-2 март көннәрендә Казанда үтәчәк Татарстан чемпионатында катнашырга лаеклы көрәшчеләр дә сайлап алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев