Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Кыш Бабай кубогына спортинг-компакт буенча ярыш

2022 нче елның 18 декабрь көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды.

Әлеге ярышта Саба районыннан, Казан, Алабуга шәһәрләреннән, Киров өлкәсеннән килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

            Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогы финалының җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:   

 1 урын – Ревякин Александр (Киров шәһәре)

 2 урын – А нуфриев Арсений  (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

 3 урын – Ибатуллин Айрат (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

 “В” категориясендә:

1 урын – Әбсәлихов Рөстәм (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

2 урын – Шиһапов Илгиз (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

3 урын – Гарипова Алия (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

“С” категориясендә:

1 урын – Валеев Марсель (Казан шәһәре)

2 урын –  Абдуллин Сәрим (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

3 урын –  Мустафин Илдар (Алабуга шәһәре)

Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга  уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев