Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Мәктәп укучылар арасында «КЭС-БАСКЕТ» ярышы узды

Әлеге ярышта үз зоналарында беренче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынаштылар.

 Тимершык һәм Килдебәк мәктәпләре базасында  укучылар арасында "КЭС-БАСКЕТ" ярышы узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынаштылар. Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр. 
Өченче урынны кызлардан Явлаштау һәм егетләрдән Тимершык урта мәктәбе  командалары яулады. Икенче урында Югары Симет  мәктәбе  кызлары  һәм Саба урта мәктәбе егетләре командалары. Ә җиңүчеләр булып,  Саба урта мәктәбенең кызлар командасы һәм Икшермә кадет - интернат мәктәбенең егетләр командасы билгеләнде. Әлеге командалар ярышның республика этабына әзерләнәләр. Командаларга киләчәктә дә җиңүләр теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев