Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә утырыш алдыннан Данис Зарипов кәшәкәләрен мактады

"Ак Барс"ның танылган уенчысы 2016 елда Яр Чаллыда композит материаллардан кәшәкәләр җитештерүне башлап җибәрде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда "Ак Барс" хоккей клубы уенчысы Данис Зариповның заводы чыгара торган хоккей кәшәкәләренең сыйфатын югары бәяләде. Ул Мәскәүдә Стратегик инициативалар агентлыгы утырышы алдыннан үз фикерен белдерде.

Спорт өлкәсендә үз илебездәге җитештерүчеләр продукциясе стенды яныннан үткәндә, ТР Президенты Татарстан заводы продукциясе янында тукталды. Рөстәм Миңнеханов кәшәкәне кулына алып, продукциянең яхшы сыйфатына игътибарын юнәлтте. 

Заседание Наблюдательного совета Автономной некоммерческой организации "Агентство стратегических инициатив по продвижению новых проектов". Проводит Президент Российской Федерации Владимир Владимирович Путин. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә Стратегик инициативалар агентлыгының Күзәтчелек советы утырышында катнашты. Утырышта агентлык эшенә йомгак ясалды, шулай ук агентлыкның 2019-2021 елларда тормышка ашырырга ниятли торган яңа проектлары каралды.

Танылган хоккейчы, Казанның "Ак Барс" командасы лидерларының берсе Данис Зарипов 2016 елда Чаллыда композит материаллардан кәшәкәләр җитештерүне башлап җибәрде. Заводның бер кәшәкәсе РФ Президенты Владимир Путинга бүләк ителде. 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X